ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
21 апрель 2022, 09:11

Туган районыбыз язмышын хәл итәбез

Хөрмәтле хезмәттәшләрем – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, депутатлар!

Туган районыбыз язмышын хәл итәбез
Туган районыбыз язмышын хәл итәбез

 Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Муниципаль хезмәт  кәрләр көне белән котлыйм! Әлеге дата Русия календарендә очраклы рәвештә генә барлыкка килмәгән – бу бәйрәмне булдыру дәүләт җитәкчеләре тарафыннан халыкка иң якын булган муниципаль власть вәкилләренең көн саен башкарган күләмле һәм җаваплы эшнең югары бәһалануы турында анык белдерә. Сез, дәүләт белән гражданнар арасында бәйләнеш булдыручы төп көч буларак, җиңел булмаган социаль җаваплылык бурычын үз иңнәрегезгә йөкләдегез һәм туган Чакмагыш муниципаль районының икътисади үсеше өчен җавап бирәсез. Сезнең хезмәтегез – озайлы һәм җентекле эшчәнлек. Кешеләр язмышлары, аларның тормыш көнкүреше һәм, әлбәттә, власть органнарына ышанычлары сезнең һөнәри осталыгыгыз, компетентлы булуыгыз, ныкышмалыгыгыз һәм түземлегегез, башкалар хәсрәтләренә битараф булмавыгызга бәйле. Безнең максатыбыз, башкарган эшебез уртак – туган ягыбыз имин, социаль икътисадый хәле тотрыклы һәм нык булсын өчен тырышабыз. Туган җиребезнең язмышын без хәл итәбез һәм шуны да истән чыгармаска тиешбез – безнең уңышларыбыз һәм казанышларыбыз бердәм, тоташ һәм ныклы команда булып эшләвебезгә турыдан туры бәйле. Шуңа да бу бәйрәмебез – уртак бәйрәм. Хөрмәтле коллегаларым! Ямьле яз көнендә билгеләнгән шушы якты бәйрәмебездә сезгә ныклы сәламәтлек, һөнәри энергия һәм куелган максатларга ирешүдә ныкышмалылык, эшчәнлегегездә һәрвакыт уңышларга ирешүегезне телим. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм тынычлык сезгә!

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: