ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
28 апрель 2022, 11:35

Котлыйбыз!

Райондашларыбыз иҗади бәйгеләрдә катнашып, аларда яулаган казанышлары белән даими сөендереп тора.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

 Шушы көннәрдә янә бер сөенечле хәбәр килеп иреште. Балалар һәм үсмерләр иҗатының “Башкортстан талантлары. Оскар-2022” ХI Гомумрусия конкурс-фестивалендә чыгыш ясап, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 2 “Б” сыйныфы укучысы АЙНАЗ БАЯНОВ эстрада вокалы номинациясендә җиңү яулады һәм I дәрәҗә лауреат булуга иреште. Аны бу күләмле бәйгегә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең музыка укытучысы, җитәкче-концертмейстер Алик Марат улы Нәбиуллин әзерләде.
Айназны һәм аның укытучысын бу мәртәбәле җиңү белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да иҗади уңышлар, яңадан-яңа биек үрләр яулауларын телибез.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: