ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 Май 2022, 14:25

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан күпьеллык намуслы хезмәтләре белән районыбыз икътисадына зур өлеш керткән якташларыбызны хөрмәтләү, аларга лаеклы бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде.

Хезмәтенә күрә хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

 

      Хакимият бинасының кече утырышлар залында җыелучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде, үз һөнәрләренә, яраткан эшләренә тугры булган, кече Ватаныбызга файда китерерлек хезмәт салган өчен аларга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Әлеге бүләкләр – сезнең тырышлыгыгызны бәһалауның, сезгә булган хөрмәтебезнең  бер дәлиле. Бүгенге очрашу яңа уңышларга рухландырыр, киләчәктә дә районыбызның бүгенгесе һәм киләчәге хакына яхшы нәтиҗәләргә ирешерсез, дип ышанам,” – диде Реканс Фәнил улы һәм күркәм церемониягә кереште.

      Җитештерү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт салган, торак фондын яхшыртуга зур өлеш керткән Марат Нурхәниф улы Баянов күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билге белән бүләкләнде.

Үрнәк урта мәктәбенең математика укытучысы Зөлфия Сабирҗан кызы Мөдәрисова, район ветеринария станциясенең ветеринар табибәсеТәслимә Рәис кызы Халикова, район үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш бухгалтеры Гөлнара Ревинер кызы Гомәрова, “Газпром газораспределение Уфа” акционерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы комлекслы хезмәте слесаре Рәфит Рәшит улы Йосыпов районның иң зур бүләге – Почет грамотасына лаек булды.

Район үзәгенең 5нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Винария Әнфәл кызы Байбикова, Рәҗәп авыл мәктәбенең водителе Дамир Рифгать улы Гыйльметдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Изгелек территориясе+” җәмгыятенең Калмашбаш авыл мәктәбендәге техник хезмәткәре Флира Хәмзә кызы Газизова, Рапат фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ирина Петровна Михеева, Чакмагыш почтамтының Яңа Коты авылындагы бүлекчәсе почтальоны Әлфия Даһи кызы Нуриева, “Башкирэнерго” җәмгыятенең “Октябрьский электр челтәрләре” бүлекчәсенең Чакмагыш районындагы бүлеге инженеры Миләүшә Илгиз кызы Сафиуллина, җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте эшчесе Ринат Рәшит улы Сөләйманов, Чакмагыш авыл хуҗалыгы базары тракторчысы Зилфир Зөфәр улы Шәфыйков, муниципаль район хакимияте водителе Вадим Винер улы Шәйбәковка Чакмагыш районы хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Ривенер Гобәев, Гүзәл Табишева, Әлфинә Гатауллина башкаруындагы моңлы җырлар якташларыбыз яратып кабул итте.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: