ИГЕНЧЕ
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
9 июнь 2022, 09:20

Халкына хезмәт – олы бәхет ул

Булдыклы педагог, яхшы оештыручы һәм җитәкче, районыбызның почетлы  гражданы Руставил Абзал улы Хәбировка 80 яшь

Халкына хезмәт – олы бәхет ул
Халкына хезмәт – олы бәхет ул

 Бәрәкәтле Чакмагыш төбәген  үз итеп, гомере буена игелекле фидакарь хезмәте белән аның мәртәбәсен күтәрү хакына тырышлык салып абруй-ихтирам яулаган шәхесләр арасында яшьлегендә үзен тирән белемле, киң эрудицияле укытучы итеп таныткан, артабан партия-совет органнарында районыбызның үсешенә өлеш керткән, төрле вазыйфаларда үзен яхшы яктан гына күрсәткән хезмәт ветераны Руставил Абзал улы Хәбиров аерым игътибарга лаек. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында – 1942 елның 7 июнендә Таҗикстанның Ленинабад өлкәсе Канибадам шәһәрендә элемтә хезмәткәре гаиләсендә дөньяга килгән ул. Әтисен төрле якларга күчереп йөртү сәбәпле, аның балачагы һәм үсмер еллары Бүздәк районының Кыска елга авылында үткән. Сугыш һәм аннан соңгы чорның бөтен авырлыкларын татып үскән ул буын кешеләренә, әлбәттә, юклык, азык-төлек, кием-салым накыслыгы да яхшы таныш. Әле, күп еллар биеклегеннән Руставил ага шул гамьсез балачак елларын, яшел хәтфә тугайларда аунап үскән чакларын, табигать байлыгы – төрле үләннәр белән туклану рационын төрләндерүләрен яхшы хәтерли. Әлбәттә, мәктәп елларында ук колхозда ярдәмләшү, әти-әнисенә хуҗалыкта төп ярдәмче булу да урап үтми аны. Шундый шартларда да мөмкинлек табып, белем алырга тырыша егет. 1959 елда яхшы билгеләр белән генә урта белем алу турындагы аттестатка ия булуы күп нәрсәләр турында сөйли торгандыр. Шул елдан башлап ул өч ел буе Чакмагыш районы элемтә конторасында элек тромонтер булып хезмәт чыныгуы ала. Җәмгыятебезнең якты киләчәген якынайту өчен югары белемле кадрлар кирәк булуын яхшы аңлаган егет 1962 елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика математика факультетына уңышлы имтихан тота һәм шау-шулы студент елларын өлгеле укучы, актив җәмәгатьче булып үткәрә. 1967 елда яшь белгечне Чакмагыш сигезьеллык мәктәбенә физика һәм математика укытучысы итеп тәгаенлиләр. Тагын ике елдан ул урта мәктәп статусын ала һәм яхшы укытучы Руставил Абзал улын аның тәүге директоры итеп тәгаенлиләр. Аның кул астында көчле педагоглар коллективы туплана һәм үсеп килүче яшь буынга төпле белем һәм өлгеле тәрбия бирү хакына бердәм эшчәнлек дәвам итә. Әлбәттә, булдыклы кадрлар ул чакта партия-совет органнары өчен дә үтә кирәкле була. 1970 елның апрелендә аны КПССның район комитеты аппаратына үрләтәләр. Сәяси мәгариф кабинеты мөдире булып ике ел эшләгәннән соң ул янадан беренче урта мәктәпкә кайда һәм биредәге, шулай ук эшче яшьләр мәктәбе укучыларына төпле белем биреп таныла. Ул чордагы элекке укучылары аны русча барлык грамматик кагыйдәләрне яхшы белгән таләпчән укытучы буларак бүген дә кадерлиләр, ә җитәкләгән сыйныф укучылары һаман остазлары итеп хөрмәт күрсәтәләр. 1980 елдан ул кабат партия эшенә күчерелә. КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы, сәяси мәгариф кабинеты мөдире, район комитеты секретаре буларак үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтә. Ул елларда төрле өлкәләрдә ирешелгән уңышларда Руставил Абзал улының да зур шәхси өлеше булуын беркем дә инкарь итә алмас. Үзгәртеп кору җилләре исеп, КПСС таркалганнан соң ул район мәгариф бүлегендә методист, мәдәният бүлеге мөдире, район үзәк китапханәсе директоры, почта элемтәсе узелы начальнигы урынбасары буларак та үзе турында тик яхшы истәлекләр калдырырлык итеп эшчәнлек алып бара. Хаклы ялда да җәмәгать тормышында активлыгы белән аерылып тора. Күпъеллык намуслы хезмәте төрле елларда күп ведомстволардан Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәт ветераны” медале, күкрәккә тагыла торган билгеләр белән бәһаланылган. Иң кадерлесе, әлбәттә, “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе, аны аңа 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән көннәрдә тактылар. Сөекле гомер юлдашы – Чакмагыш кызы Зинфира Әхәт кызы белән ярты гасырдан артык тату тигез гомер кичерүләре белән дә үрнәкле ул. Зинфира ханым гомер буе почта элемтәсе бүлегендә хезмәт салды. Төп эшеннән тыш ул күп җәмәгать эшләре үзәгендә дә кайнап яшәде. Аның хезмәт эшчәнлеге дә күп санлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре, күкрәккә тагыла торган билгеләр белән бәһаланылган. Шушы күркәм гаиләдә туып үскән кызлары Гөлнара медицина институтының терапия бүлеген тәмамлап, башкалада поликлиника мөдиренә кадәр үсте. Пар канаты белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Алары нефть-техник университетында югары белем алып, төзелеш тармагында эшлиләр. Өлкән оныклары үзе ике кыз үстерә инде. Уллары Азат Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаган елда хәрби хезмәткә алынып, Байкал арты төбәгендә илебез чикләре сагында торды. Демобилизацияләнеп кайткач, тәүдә югары милиция мәктәбен, артабан нефть техникумын тәмамлады. Әле Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри. Аның гаиләсендә дә ике ул, бер кыз үсеп килә. Гомер көзенең сигезенче дистәсен түгәрәкләсә дә, Руставил Абзал улы һаман да көр күңелле, тормыш сөючән кеше булып кала. Матур тормыш юлы белән күпләргә үрнәкле хөрмәтле өлкән якташыбызга артабан да ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер  юлдаш булсын, дип телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: