ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Котлаулар
5 октябрь 2022, 11:20

Киләчәгебезне алар әзерли

Бүген илебез халкы иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара укытучылар көнен билгели. Илебезнең лаеклы киләчәген, димәк, алдагы тормышыбызның иминлеген алар әзерли – төпле белем, ныклы тәрбия бирә.

Киләчәгебезне алар әзерли
Киләчәгебезне алар әзерли

Районыбызда да үсеп килүче яшь буынны белемле, яхшы тәрбияле итеп үстерергә сәләтен дә, вакытын да юмарт бүлүче йөзәрләгән укытучыларыбыз шундый ук уртак максат белән берләшкән. Үтә тынгысыз, җаваплы вазыйфаларын намуслы башкаручы педагогларыбызның фидакарь эшчәнлеге аркасында мәгариф өлкәсендә мәртәбәле җиңүләр яулана, талантлы укучыларыбыз сафы арта, алар югары уку йортларында да өлгерлекләре, уңганлыклары белән аерылып торалар. Район мәктәпләрендә элек-электән килгән данлы традицияләр лаеклы сакланыла, өлкән буын укытучылардан яшь коллегаларына тапшырылып килә, алары исә булганнарны тагын да арттыру өчен бөтен мөмкинлекләрен яратып сайлаган һөнәрләренә багышлыйлар. Хөрмәтле укытучылар, бөтен гомерләрен үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кадерле мәгариф ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәм һәм иң изге теләкләр – ныклы сәламәтлек, зур бәхетләр, иминлек, күтәренке кәеф һәм хезмәтегездә яңадан-яңа олы казанышларга ирешүегезне телим.

Автор:Реканс Ямалеев, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: