ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр якташ яугирләрне искә алды

1941 елның 22 июне – илебез тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

1941 елның 22 июне – илебез тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941 елның 22 июнендә таң атканда фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән авыр канкойгыч сугыш 1945 елның 9 маенда фашистик блок илләрен тулысынча тар-мар итү белән тәмамлана. Сугыш барышында СССРның югалтулары 26,6 миллион кеше тәшкил итә. Әлеге тарихи дата уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә район туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Аларны музейда Бөек Ватан сугышы тарихы һәм герой-якташларыбызның биографиясе белән таныштырдылар. Чара Җиңү паркында һәлак булган геройларны искә алу белән тәмамланды. Мәгълүмат һәм фотолар Балалар иҗат үзәгенең “Инстаграм” челтәреннән алынды.
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: