ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халык инструментларында уйнау осталыгын расладылар

Апрель аенда Уфа сәнгать училищесында (колледжы) халык инструментларында уйнаучыларның Николай Инякин исемендәге VI Ачык конкурс-фестивале үтте.

Халык инструментларында уйнау осталыгын расладылар
Халык инструментларында уйнау осталыгын расладылар

Ул дистанцион режимда, видеоязмалар буенча оештырылды. Бәйгедә 11-16 яшьлек Балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укучылары катнашты. Алар “Баян, аккордеон”, “Балалайка, гитара, домра” номинацияләре буенча үз башкару осталыгын дәлилләде. Халык инструментларында уйнау осталыгын арттыру, башкорт авторлары әсәрләрен пропагандалау, халык инструментларын популярлаштыру кебек максатларны күзаллаган бу конкурста безнең Чакмагыш сәнгать мәктәбе данын укытучы Рәйсә Әхмәт кызы Латыйпова классында шөгыльләнүче яшь баянчылар яклады. Конкурс нәтиҗәләре буенча Алмаз Ризванов белән Ильяс Сакаев III дәрәҗә лауреат, Динар Гәрәев дипломант булды. Бәйгегә лауреатларны әзерләгән өчен укытучы Рәйсә Әхмәт кызына Диплом тапшырылды. Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын бу казанышлары белән ихлас котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмый, янә дә биегрәк үрләр яулауларын телибез.

Автор:Альбина Әхмәтова, Балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: