ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яшь биючеләребезне котлыйбыз!

Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укытучы Р.Н.Нуриханова классында бию сәнгате осталыгын үзләштерүче укучыларыбыз “Әфарин, балалар!

Яшь биючеләребезне котлыйбыз!
Яшь биючеләребезне котлыйбыз!

Уфада яз” (“Браво, дети! Весна в Уфе”) дип исемләнгән балалар һәм үсмерләр иҗатының Халыкара конкурсында үз осталыгын сынады. Һәр бәйге – барлык яшьтәге катнашучылар өчен дә зур вакыйга, иҗади атмосфера, югары һөнәри осталыктагы жюри һәм сәләтле конкурсантлар ул. “Бу конкурста безнең Башкортстаннан гына түгел, тирә-як төбәкләр һәм өлкәләрдән килгән коллективлар да күп булды. Әлбәттә, укучыларыбыз бераз дулкынланды, әмма лаеклы чыгыш ясадылар. Кече яшьтәгеләр төркемендә “Хореография. Халык биюе” номинациясендә чыгыш ясаган “Шатлык” ансамбле һәм “Шаян кәеф” мари биюен ялгызы башкарган Илина Муллаянова I дәрәҗә лауреатлар исемен яулады”, – ди ансамбль җитәкчесе Рәйлә Нәгыймулла кызы. “Конкурсны оештыручыларга бик зур рәхмәт, без өйгә бик шатланып кайттык. Киләсе очрашуларны көтеп калабыз”, – дип сөенечләре белән уртаклаша яшь биючеләребез. Без балаларны шушы конкурска алып баруны оештырырга ярдәм иткән әти-әниләргә ихлас рәхмәтлебез, аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык эшләрендә уңышлар телибез. Сәләтле укучыларыбызны һәм аларның укытучысы Рәйлә Нәгыймулла кызын бу шатлыклы җиңүләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да иҗади уңышлар, чагу, үзенчәлекле номерлар, дулкынландыргыч чыгышлар һәм көчле алкышлар телибез!

Автор:Альбина Әхмәтова, Балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: