ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Мәктәп сәхнәсендә – «Беренче театр»

Театр – ул безнең киләчәгебез өчен файдалы да, серле дә сәнгать төре. Театр – әкият, театр – тылсым.

Мәктәп сәхнәсендә – «Беренче театр»
Мәктәп сәхнәсендә – «Беренче театр»

 Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән могҗизалар. Алай гына да түгел, бу сәнгать – үтемле тәрбия чарасы да.
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә үткәрелгән “Театр язы” фестиваленә кушылып, яшь артистларыбыз тамашачыга Г.Камалның «Беренче театр» спектаклен тәкъдим итте. Рольләрне бу сәнгать төрен үз итүче укучыларыбыз Динислам Шәрифуллин (Хәмзә бай), Элина Минһаҗева (Биби), Илина Зарипова (Гафифә), Ильвир Сөләйманов (Вәли), Азалина Сәлихова (Факиһә), Данияр Гайсин (Хәбибрахман) җиренә җиткереп башкарып чыктылар.
Спектакльдә катнашкан бу кызлар һәм егетләр уку елы барышында бик теләп «Сәхнә ачылганда» театр түгәрәгендә (җитәкчесе Л.Һ Вяселева) шөгыльләнделәр. Укучыларның үзләрен сәхнәдә чын артистларча тотуы, рольләргә керә белүе тамашачы куңеленә хуш килде. Әлеге комедияне сәхнәләштерү өчен укытучылар Р.Р Шәфыйкова, А.М.Набиуллин күп көч салды.
Яшь артистларыбызга яңадан-яңа иҗади үрләр, дәүләт имтиханнарын тапшырганда зур унышлар телим.

Автор:Ләйсән Вяселева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: