ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Музейлар төне-2022” үтте

21 майда илдә елның иң күләмле мәдәни чараларының берсе – “Музейлар төне-2022” акциясе үтте.

“Музейлар төне-2022” үтте
“Музейлар төне-2022” үтте

 Гомумрусия күләмендә үткән бу чарага республика музейлары быел уникенче тапкыр кушыла.
Гадәттәгечә, “Музейлар төне”ндә яңа мавыктыргыч күргәзмәләр һәм экспозицияләр ачыла, тематик экскурсияләр һәм башка күп төрле кызыклы мәдәни чаралар үткәрелә.
Быел акциягә республиканың 100дән артык музее һәм художество галереяләре, заман сәнгате үзәге, башка мәдәни учреждениеләре дә кушылды. Башкортстанда акция чикләрендәге чаралар 90нан артык мәйданчыкта үтте.
Әлбәттә, районыбызның тарихи-крайны өйрәнү музее да ил күләмендә оештырылган акциядән читтә калмады. Бу көнне музейда “Чакмагыш механика заводы – туган як сәнәгате легендасы” дип исемләнгән яңа күргәзмә ачылды. “Музейлар төне” барышында анда катнашучылар районыбызда заводның төзелү тарихы белән таныштып, аның эшчәнлек алып барган еллары турында байтак мәгълүматлар белде. Күргәзмәгә куелган белешмә, фотоматериаллар, заводның макеты һәм биредә эшчәнлек алып барылган елларда җитештерелгән продукция өлгеләре белән танышу һәркемгә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Мәгълүмат һәм фотолар чыганагы: район тарихи-крайны өйрәнү музееның “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: