Рәҗәп авыл биләмәсе үзешчәннәренең смотр концерты да төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштергән якты һәм онытылмаслык вакыйгага әверелде. Сәхнәдә туган телләрдә җырлар яңгырады, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган биюләр башкарылды. Һәр номер төрле халык мәдәниятләренә мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулы иде. Смотр концерты чын сәнгать һәм дуслык бәйрәменә әверелде. Күркәм чара халыкларның бердәмлеге илебезне тагын да матуррак һәм кабатланмас итә торган көч икәнлеген раслады. Ике сәгатьтән артык барган программа төрле иҗади номерларга бай булды: театрлаштырылган сәхнә күренешләре, матур җырлар, онытылмаслык музыкаль композицияләр, дәртле бию чыгышлары. Үзешчәннәр залда чын күңелдән рухи атмосфера тудырды. Концерт Алия Исхакова башкаруында “Сәлам сезгә!” җыры белән башланып китте. Нәргизә Галина белән Флорида Нуриеваның биюе тамашачыны таң калдырды. Алинә Сәетова Әнгам Атнабаевның “Кара икмәк” шигырен укып ишеттерде, халык уен кораллары ансамбле чараны җанландырып җибәрде. Альбина Имаева башкаруында “Әни кадере”, хатын-кызлар вокалы, Рифир Галиуллиннаң җыр күчтәнәче, Альбина һәм Алина Нургалиеваларның җыр дуэты чыгышларына тамашачы моңланып, сокланып утырды. Рузилә Нәфыйкова башкаруында “Әнкәң түгел, дөнья бу” җыры залда утыручыларның күңелләрен тибрәтте. Алия Исхакованың “Әтиемнең капкалары”, Нәфыйковлар гаиләсе башкаруында гаилә ансамбле, Илгиз Шәфыйковның “Кышкы романс”, Лира Галимова, Илгиз Шәфыйковның “Кар булсаң” дуэты, Флүзә Нургалиеваның “Туган авылым” җырлары бу як үзешчәннәренең осталыгын һәм талантын чагылдырды. Бу кичне Рәҗәп авылы мәдәният йорты иҗат һәм илһам атмосферасы белән тулды. Рузилә Нәфыйкованың оста әзерләнгән үзешчән сәнгать смотры программасы төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынудагы кешеләрне берләштергән якты вакыйгага әверелде. Һәр артист сәхнәгә чыкканда үз осталыгын күрсәтергә генә түгел, тамашачыларга да күңеленең бер өлешен бирергә тырышты. Аларның чыгышлары техник яктан чиста гына түгел, эмоциональ яктан да бай иде. Һәр номер – күңелне нечкәртә торган җырмы ул, дәртләндергеч биюме яки тирән эчтәлекле сәхнә күренешеме үз тарихын сөйли иде. Артистлар индивидуаль сәләтләрен генә түгел, коллективларның гаҗәеп бердәмлеген дә күрсәттеләр, бу исә сәхнәдә үзенчәлекле гармония һәм бердәмлек тудырды. Сәнгать атмосферасына чумган тамашачылар һәр чыгышны сокланып күзәттеләр, аягүрә басып кул чаптылар һәм артистларга көчле алкышлар яудырдылар. Бу кичне сәхнә белән зал арасындагы чикләр юкка чыкты һәм һәр тамашачы үзен бу тылсымлы гамәлнең бер өлеше итеп хис итте. Сәнгать күңелләрне биләп алды, талант йөрәкләрне эретте, залны шатлык һәм җылылык белән тутырды. Бу кичә барлык катнашучылар өчен чын бүләк булды, онытылмаслык тәэссоратлар калдырды һәм яңа иҗади казанышларга рухландырды.