ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният мохит
11 декабрь 2019, 17:05

Туган җир гүзәллегенә дан җырлап

Тозлыкуш авыл биләмәсеннән соң халык иҗаты коллективларының район фестивале эстафетасын Калмашбаш авыл Советы үзешчәннәре кабул итте.

Тозлыкуш авыл биләмәсеннән соң халык иҗаты коллективларының район фестивале эстафетасын Калмашбаш авыл Советы үзешчәннәре кабул итте. Республиканың 100 еллык юбилеена багышланган “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем” дип исемләнгән бу иҗади бәйгегә биләмәгә караган авылларда яшәүче төрле яшьтәге сәнгать сөючеләр җәлеп ителгән. Алар бу көнне концерт карарга килүче якташларына чын мәгънәсендә күңелгә ял бирерлек тамаша бүләк иттеләр.
Шулай ук концерт тамашчылар һәм жюри игътибарына тәкъдим ителгән көнне клуб фойесында мәдәният хезмәткәрләренең күмәк көче белән оештырылган традицион татар йорты һәм кул эшләре күргәзмәсе дә булдырылды. Анда Гүзәл Латыйпованың бәйләм әйберләре һәм чәчкәләре, тегелгән курчаклары, Фәйрүзә Зыязетдинованың чигүләре, төрле материаллардан үрелгән кәрзиннәре, әкият персонажлары сыннары, Мөнирә Сабитованың энҗе-сәйләннән эшләнгән композицияләре, Рәвис Сабитовның агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары һәм хәтта үзе эшләгән тальян да лаеклы урын алган. Ә инде Кашкар авылыннан Фәйрүзә Гәрәеваның бу күргәзмәдә дә тәкъдим ителгән киездән басылган дизайнерлык эшләре хәзер Уфа, республика күләмендә дә танылу яулады. Күптән түгел генә кул эшләре остасы БСТ каналының иртәнге “Сәлам” тапшыруында һәм 5-8 декабрь көннәрендә республика башкаласының БВК Экспо салонында “Уфа. Арт. Ремесла. Сувениры” күрәзмәсендә район данын яклады.
Ә бу инде киләсе елда республикада үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасында район үзен лаеклы күрсәтәчәгенә янә бер дәлил.
Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.
Читайте нас: