ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният мохит
9 гыйнвар 2020, 13:55

Күңелле тамаша бүләк иттеләр

Дүртенче гыйнварда район тамашачысы алдында Калмашбаш, Рапат һәм Тозлыкуш авыл биләмәләрендәге мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре чыгыш ясады

Дүртенче гыйнварда район тамашачысы алдында Калмашбаш, Рапат һәм Тозлыкуш авыл биләмәләрендәге мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре чыгыш ясады. “Яңа елда яңа бәхетләр” дип исемләнгән әлеге концерт программасы Рапат мәдәният йортының художество җитәкчесе Гөлфинә Ишморатова белән Калмашбаш авыл мәдәният йорты җитәкчесе Римма Шәрипова алып барды, биләмәләрдә яшәп иҗат итүче үзешчәннәр дәртле җырлар һәм биюләр бүләк итте. Кыш Бабай, Карсылу һәм Яңа ел хуҗасы чакмагышларны зур сәхнәдән котлап кына калмый, халык арасына төшеп биеде, күчтәнәчләр дә таратты.
Рапатлыларның “Өйләнү” һәм калмашбашлыларның “ЖКХ нормалары” скетчларын карап, бу көнне концерт карарга килгән тамашачылар кинәнеп көлде. Концерт программасын өч биләмәнең дә мәдәният хезмәткәрләре башкаруындагы күмәк “Яңа ел белән!” җыры тәмамлады. Тамашаны карарга килүче чакмагышлылар төрле кызыклы уеннарда катнашып та күңел ачтылар, җырлы конкурсларда үз сәләтләрен күрсәтеп, бүләкләр дә алдылар, күмәк биюләргә бик теләп кушылдылар.
Читайте нас: