ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният мохит
9 гыйнвар 2020, 14:01

Ямьле Яңа ел бүләге булды

Җирлегебезгә аяк баскан өр-яңа 2020 елның өченче кичендә район үзәге тамашачысын Рәҗәп, Имәнлекул, Иске Калмаш һәм Яңа Коты авыл биләмәләрендә яшәп иҗат итүче мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать осталары бәйрәм белән котлады.

Җирлегебезгә аяк баскан өр-яңа 2020 елның өченче кичендә район үзәге тамашачысын Рәҗәп, Имәнлекул, Иске Калмаш һәм Яңа Коты авыл биләмәләрендә яшәп иҗат итүче мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать осталары бәйрәм белән котлады. Мәйданга җыелучыларны концертны алып баручы, Рәҗәп авыл биләмәсенә караган Яңа Бирде авыл клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова Яңа ел белән тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа елның яңа шатлыклар, яңа бәхетләр генә китерүен теләде. Бу көнне тамаша карарга килгән чакмагышлыларны Рәҗәп авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рифир Галиуллин, Лүзә Тимашева, Мирас Хаков, Яңа Бирде авыл клубының художество җитәкчесе Альмира Әлмиева, Ильмира Имаева, Яңа Коты авыл мәдәният йорты җитәкчесе Йолдыз Шакирова, Илдар Фәррахов, Альбина Нургалиева, Рузилә Нәфыйкова, Имәнлекул мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльза Камалова, Гөлзәйнә Ханова, Рәфил Зиннәтуллин, күңелләргә үтеп керерлек җырларын бүләк итеп тәбрикләде. Урал Шәяхмәтовның гармун моңнары, Рузил Нәфыйковның дәртле биюләре бәйрәмнең яме булды. Дәртле биюләр ритмына Кыш Бабай (Рәфил Зиннәтуллин) һәм Карсылу (Алсу Әминева) чакмагышлыларны Яңа ел белән котлады, изгелекле теләкләр җиткерде. Алай гына да түгел, тамашачылар бу көнне туган көннәрен билгеләгән Яңа Коты һәм Имәнлекул авыл мәдәният йортлары директорлары Урал Шәяхмәтов белән Гамил Хафизовны туган көннәре белән тәбрикләде, сәхнәдәшләре алар хөрмәтенә җыр яңгыраттылар.
Читайте нас: