ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният мохит
15 апрель 2020, 14:55

Райондашлар да актив катнаша

17 апрельдә төбәктә билгеләнәчәк Башкортстан халыкларының милли костюмнары көненә багышлап онлайн форматындагы байтак чаралар оештырыла.

17 апрельдә төбәктә билгеләнәчәк Башкортстан халыкларының милли костюмнары көненә багышлап онлайн форматындагы байтак чаралар оештырыла. Мәдәниәт министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу көнне мастер-класслар, видеолекцияләр, күргәзмәләр, презентацияләр һәм дәресләр үтәчәк. Республиканың Халыклар Дуслыгы йорты бу көнгә 26 төрле чара әзерләгән. Алар барысы да учреждениенең YouTube-каналындагы плей-биттә урнаштырыла. Аныклап әйткәндә, үткәреләсе чаралар исемлегендә:
–төбәкнең гомум белем бирү учреждениеләре укучылары өчен “Башкорт милли костюмы” ачык онлайн-дәресе;
–алар өчен шулай ук Башкортостанның тарихы һәм мәдәнияте, дөнья мәдәнияте уку предметы чикләрендәге Башкортстанда яшәүче халыкларңың милли костюмнарына багышланган онлайн-дәресләр;
–“Милли костюмда фото” республика күләмендәге флешмоб;
–“Милли үзенчәлек. Мәдәният. Тарих. Этномода. Стиль” интернет-флешмобы;
–башкорт һәм рус милли костюмнары элементларын эшләргә өйрәнү буенча онлайн осталык сәгатьләре сериясе;
–республиканың Милли музее заллары буйлап милли костюмнар виртуаль күргәзмәсе (рәсми сайтта);
–“Мин милли костюмда” бию флешмобы. Аның чикләрендә Ф.Гаскәров исемендәге халык биюләре Дәүләт академия ансамбле фондыннан Русия халыкларының биюләрен күрсәтү дә күзаллана.
“Милли костюмда фото” флешмобында катнашу өчен 17 апрельгә кадәр #нацкостюмрб #нацкостюм_дднрб #ялюблюнацкостюм хештеглары белән Vkontakte, Instagram социаль челтәрләрендә фотосурәтләр урнаштырырга кирәк.
Алар Халыклар Дуслыгы йортының Vkontakte, Facebook һәм Instagram челтәрләрендәге рәсми аккаунтларга җибәрелә. Катнашучыларның фотолары тупланган финал видеоролигы Халыклар Дуслыгы йорты Youtube-каналында 18 апрельдә урнаштырылачак.
“Милли үзенчәлек. Мәдәниәт. Тарих. Этномода. Стиль” интернет-флешмобында катнашу өчен милли киемдәге фотоларны #милликейем #национальныйкостюм #мкрб #рцнтрб #мыедины #беҙберҙәм хештеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
Бу чараларга безнең Чакмагыш районы вәкилләре дә актив кушылды. Мәдәниәт йортлары хезмәткәрләре дә, бу өлкәдә турыдан-туры хезмәт салмаган райондашлар да үз фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыра.
Читайте нас: