ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 декабрь 2019, 17:55

Елны чираттагы җиңү белән тәмамладылар

Күптән түгел Уфа балалар филармониясендә балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының “Иҗат очкыны” I Халыкара фестиваль-конкурсы үтте.

Күптән түгел Уфа балалар филармониясендә балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр иҗатының “Иҗат очкыны” I Халыкара фестиваль-конкурсы үтте. Ул Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Бәйгенең максаты – илдәге балалар мода театрларын табу һәм аларга ярдәм итү, талантлы осталарга үз эшләрен һөнәри жюри игътибарына эффектлы итеп тәкъдим итү мөмкинлеген булдыру.
Мәртәбәле бу конкурста безнең район данын чираттагы тапкыр Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Луиза Фидрат кызы Мифтахова җитәкчелегендә эшләп килүче “Каприз” стиль һәм мода театры яклады. Коллектив бу юлы да бәйгедән җиңү белән – “Модалар театры” номинациясендә I дәрәҗә Лауреат исемен яулап кайтты. Яңа ел бәйрәме алдыннан Балалар иҗат үзәге коллективы өчен дә зур бүләк булды бу.
Стиль һәм мода театры коллективын чираттагы биек үрне яулавы белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар һәм мәртәбәле бәйгеләрдә шулай актив катнашып, җиңүле урыннар алып кайтуларын телибез.
Читайте нас: