ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 декабрь 2019, 17:35

Тәүге һөнәр – олы тормышка юллама

Күптән түгел Иске Бәшир урта мәктәбендә бу уку йорты өчен генә түгел, гомумән, районның мәгариф өлкәсе өчен аеруча мөһим һәм истәлекле вакыйга булды. Монда заманның соңгы таләпләренә җавап бирә торган өр-яңа уку классы – технология кабинеты ачылды.

Күптән түгел Иске Бәшир урта мәктәбендә бу уку йорты өчен генә түгел, гомумән, районның мәгариф өлкәсе өчен аеруча мөһим һәм истәлекле вакыйга булды. Монда заманның соңгы таләпләренә җавап бирә торган өр-яңа уку классы – технология кабинеты ачылды. Үсеп килүче буын өчен һөнәри юнәлеш билгеләүдә яңа мөмкинлекләр ачкан бу кабинет Уфа шәһәр округы хакимияте Башлыгы Өлфәт Мансур улы Мостафинның тәкъдиме белән булдырылды. Югары вазыйфада хезмәт салучы якташыбызның туган мәктәбендә җиһазланган әлеге өстәмә белем бирү классы – “Мәгариф” гомумдәүләт проекты чикләрендәге “Һәр баланың уңышы” федераль проектын безнең районда да тормышка ашыруның ачык чагылышы. Әлеге проектның максаты – 2024 елга кадәр мәктәпләрдә укучы балаларның 80% өстәмә белем алырга ярдәм итү.
Яңа технология кабинеты да шушы максатка хезмәт итәчәк. Сыйныф бүлмәсе заманча тегү һәм оверлок машиналары белән җиһазланган, утюглар, манекеннар алынган. Уңайлы эш урыннарында яңа җиһазларда эшләргә өйрәнү монда белем алучы укучыларга кием өлгеләрен кисү-тегү һөнәре нигезләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, әлеге кабинет эшли башлагач, балалар гына түгел, аларның ата-аналары һәм педагоглар өчен дә кием тегү һөнәре буенча осталык-сәләтләрен үстерү өчен уңайлы шартлар арта.
Бу мәктәп – тоташ район укучылары да шушы һөнәргә өйрәнү мөмкин булган беренче объект. Алай гына да түгел, уку йорты Уфаның технология һәм дизайн колледжы белән хезмәттәшлек итәчәк. Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеген оештыру чикләрендә колледж педагоглары тоташ район укучылары өчен дәресләр, мастер-класслар, тренинглар, ачык дәресләр үткәрер дип планлаштырыла.
(Бу хактагы тулырак язманы “Игенче” гәзитендә укырга була)
Читайте нас: