ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 декабрь 2019, 18:30

Республика Башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар

20 декабрьдә Уфаның “Башкортстан” дәүләт концерт залында Башкортстан Республикасы Башлыгының чыршы бәйрәме үтте.

20 декабрьдә Уфаның “Башкортстан” дәүләт концерт залында Башкортстан Республикасы Башлыгының чыршы бәйрәме үтте. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 780 укучы килде. Алар – уку алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге предмет олимпиадалары, иҗади һәм спорт бәйгеләре җиңүчеләре һәм призерлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәләк булган хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаиләләрендә һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар.
Зур бәйрәмдә безнең районнан да 5 укучы катнашты. Иске Калмаш урта мәктәбеннән Радмир Таһиров, Тайняш урта мәктәбеннән Гөлсинә Якупова, Рәҗәп урта мәктәбеннән Светлана Хәмидуллина, Чакмагыш гимназиясеннән Марсель Аетбаев, Тозлыкуш урта мәктәбеннән Лиана Шәрипова тоташ республикадан килгән укучылар белән бу бәйрәм чикләрендә үткәрелгән бөтен чараларда катнашты, Башкортстанның билгеле шәхесләре белән очрашып, алар белән истәлеккә фотосурәткә төште. Малайлар һәм кызлар популяр артистлар, Кыш Бабай, Карсылу һәм әкият геройлары белән чыршы тирәләй әйләнеп, җырлар җырлады. Бәйрәмдә катнашучы балаларны Башкортстан җитәкчесе исеменнән Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров котлады. Яңа ел чарасында “Кыш бабайның тылсымлы циркы” тамашасы күрсәтелде. Төбәкнең төп бәйрәмендә катнашучы малайлар һәм кызларга китап, йомшак уенчык һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Бу чара һәр бала өчен истәлекле, онытылмас мизгелләр һәм шатлыклар бүләк иткән бәйрәм булды.
Читайте нас: