ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 гыйнвар 2020, 14:40

Кечкенәләр өчен бәйрәм

Үзәк мәйданда балалар өчен ачык һавада күңел ачу чараларын балалар бакчалары коллективлары дәвам итте.

Үзәк мәйданда балалар өчен ачык һавада күңел ачу чараларын балалар бакчалары коллективлары дәвам итте. Бишенче гыйнварда кечкенә чакмагышлылар өчен уеннарны “Кояшкай” алтынчы санлы балалар бакчасының педагоглар коллективы оештырды. Көннең аеруча җылы булуы да чаранының уңышлы үтүенә үз өлешен кертте. Кечкенә кызлар һәм малайлар, аларның ата-аналары мәйданга күпләп җыелды. Кыш бабай белән Карсылу бер генә баланы да тәмле күчтәнәчсез калдырмады. Сабыйлар үзләре дә, аларны бәйрәмгә алып килгән әти-әниләр һәм нәнәй-картәтиләр дә активлыклары белән аерылып торды.
Читайте нас: