ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 гыйнвар 2020, 16:45

Спорт сөюче гаиләләр бәйгесе

Шушы көннәрдә Тайняш урта мәктәбендә 6 һәм 8 сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә “Гаилә белән бергә ял итәбез” девизы белән спорт КВНы үтте.

Шушы көннәрдә Тайняш урта мәктәбендә 6 һәм 8 сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә “Гаилә белән бергә ял итәбез” девизы белән спорт КВНы үтте. Гаилә ялы чарасын Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдретдинова һәм Гөлсинә Флүр кызы Гаскәрова оештырдылар. Бәйрәмгә ата-аналар да, укучылар да спорт ярышларында катнашырга югары әзерлек, бәйгедә җиңү дәрте белән килгәннәр. Чара истә калырлык матур үтте. Бәйгеләр нәтиҗәләре буенча иң яхшы сәламәт, спорт сөюче гаилә дип Гөлнара Нәҗип кызы һәм аның улы Вилнар Хәбибуллиннар танылды. Аларга “Бердәм Русия” партиясенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Чара биш этаптан торды. Беренчесендә командалар девиз, исем уйлап табып, үзләрен тәкъдим итте. Икенче конкурс барышында командалар әгъзалары спорт темасына табышмакларга җаваплар табып, зирәклектә көч сынашты. Өченче конкурста исә нинди яшелчә-җимешләр витаминнарга бай булуын ачыклап, тест биремнәрен үтәделәр. Дүртенче конкурста артистлык сәләте ачыкланды: әтиләр-әниләр һәм балалар төрле әкиятләрдән укылган эпизодларга спорт элементларын да кушып театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Бишенче сынау булган флешмоб “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” девизы белән үтте. Аның барышында ата-аналар да, балалар да бергәләп күнегүләр эшләп, гимнастикага булган сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм тәмамлангач балалар өчен һәм ретро дискотека оештырылды.
Мондый чаралар башка сыйныфларда да үтте.
Читайте нас: