ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2020, 16:00

Шимбә фәһемле һәм кызыклы үтте

18 гыйнварда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә Ачык ишекләр көне үтте.

18 гыйнварда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгендә Ачык ишекләр көне үтте. “Акыллы шимбә” (“Умная суббота”) форматында үткәрелгән бу чара өстәмә белем бирү юнәлешләре буенча укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, аларның интеллектуаль һәм мәдәни үсешен тәэмин итү максаты белән оештырылды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров “Взлетай” Беренче мәгариф форумында тормышка ашырырга тәкъдим иткән мондый тематик шимбәләр мәктәптә һәр атнада үтә.
Мәгариф учреждениесендә узган ял көнендә оештырылган “Акыллы шимбә” эшчәнлеге белән муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеев, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакирова, муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Р.Ф.Әмирханов, мәгариф бүлеге начальнигы М.Җ.Нәбиева, мәгариф бүлеге методисты Г.Н.Агиева танышты. Үзара хезмәттәшлек чикләрендә бу көнне Иске Бәшир урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары да чакырылган иде.
Чара барышында укучылар остаз-укытучылары белән берлектә уку елы башланганнан соңгы дүрт айда өстәмә белем алу юнәлешендә ниләр үзләштергәннәрен күрсәттеләр, яңа проектлары белән таныштырдылар, бу көнне шулай ук интерактив лекцияләр, осталык сәгатьләре дә үткәрелде.
Читайте нас: