ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2020, 13:05

Тырышлыкның нәтиҗәсе сөенечле

10 гыйнварда Бөре шәһәрендә укучыларның “Совенок-2019. Исследование как метод познания” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Тормышның кызу темплар белән алга омтылуы безне тикшеренү эшләренә мөнәсәбәтне үзгәртергә мәҗбүр итә. Фәнни-тикшеренү эшләрен хәзер галим яки белгечләр кенә түгел, мәктәп укучылары да алып бара.
Хәзерге белем бирү-укыту процессы шәхесне үстерүгә, аныклап әйткәндә, укучыларның фикерләү, чагыштыру, белешмәлекләрдән алган мәгълуматны бәһалау, кирәклесен сайлап алып, урынлы куллана белү, теге яки бу мәсьәләгә үз карашыңны дәлилләү сәләтен формалаштыруга юнәлтелгән. Тикшеренү эшчәнлеге никадәр иртәрәк башланса, ул шулкадәр нәтиҗәлерәк. 10 гыйнварда Бөре шәһәрендә укучыларның “Совенок-2019. Исследование как метод познания” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда республиканың барлык төбәкләреннән 872 укучы катнашты. Аларның эшләрен Башкортстан дәүләт университеты галимнәре бәһалады. Безнең 23 яшь райондашыбыз – Чакмагыш гимназиясе, беренче урта, Тайняш, Иске Калмаш, Юмаш урта мәктәпләрендә белем алучы һәм Чакмагыш Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар бу мәртәбәле чарада үз белемнәрен сынады.
Конференция эшчәнлеге секцияләргә бүлеп алып барылды. Якташларыбыз тирә-як мохит, ботаника, зоология, биология, экология, химия, рус теле, тарих, география, крайны өйрәнү, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте, МХК, музыка, сәнгать секцияләрендә чыгыш ясады. Аларның һәм яшь тикшеренүчеләрне бу чарага әзерләгән укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә шатлыклы уңышларга ирешелде, биук күп призлы урыннар яуланды.
Читайте нас: