ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 март 2020, 18:25

Мәктәпләрдә 2 апрельдән дистацион укыту формасы башланачак.

Мондый укыту системасы республикада коронавирус таралуын булдырмау өчен кертелә.

Мондый укыту системасы республикада коронавирус таралуын булдырмау өчен кертелә.Бу хакта Башкортстан Республикасы хөкүмәте киңәшмәсендә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.Ул тагы да федераль мәгариф Министрлыгы рекомендациясе буенча дәресләрнең 30 минутка кадәр кыскартылуына аныклык кертте.24 марттан 1 апрельгә кадәр педагоглар дистацион укыту формасы буенча белемнәрен камилләштерәчәкләр.Бүгенге көндә республикада югары уку йортлары һәм колледжлар дистацион формада укуга күчтеләр. “Укытуның яңа форматына вакытлыча күчү- белем бирүнең сыйфатында чагылырга тиеш түгел,”- дип белдерде республика Башлыгы Радий Хабиров.Чыганак: http://www.bashinform.ru/news/1428654-shkoly-bashkirii-budut-uchitsya-distantsionno-so-2-aprelya-/
Читайте нас: