ИГЕНЧЕ
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 апрель 2020, 13:10

Җиңел булмаган чорда – дәүләт ярдәме

Район мәктәпләрендә Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров Указы буенча укучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырыла

6 апрельдән башлап Чакмагыш беренче урта мәктәбендә күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган укучыларга азык-түлек җыелмалары тапшырыла башлады. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен тәгаенләнгән җыелмаларның хакы 225 сум, инвалид балалар һәм сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен тәгаенләнгән пакетларныкы 500 сум тәшкил итә. Мондый җыелмаларга озак вакыт саклана торган продуктлар кертелгән. Коронавирус инфекциясе таралу хәвефе югары булган гадәттән тыш хәлгә бәйле, алар Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров Указы буенча дистанцион укыту дәвам иткән чорда әзерләнәчәк.
Тәүге атнада Чакмагыш беренче урта мәктәбендә 211 азык-түлек җыелмасы тапшырылды, дип хәбәр итте безгә мәктәпнең социаль педагогы Регина Шәфыйкова.
Читайте нас: