ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 апрель 2020, 14:50

Ата-аналар җыелышлары онлайн форматында үтте

17 апрельдә Чакмагыш гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре онлайн режимында ата-аналар җыелышларын үткәрде.

17 апрельдә Чакмагыш гимназиясендә сыйныф җитәкчеләре онлайн режимында ата-аналар җыелышларын үткәрде. Алар барышында әтиләр һәм әниләр коронавирус таралу хәвефе югары булган эпидемиология чоры шартларында укучыларга дистанцион белем бирү ничек оештырылуы турында укытучыларның үзләреннән ишетеп белделәр. Моннан тыш, җыелышлар барышында 2019-2020 уку елында Гомумрусия тикшерү эшләрен (ВПР), дәүләт аттестациясен (ГИА) үткәрү һәм аерым категория укучыларга азык-төлек җыелмаларын тапшыру оештырылышы һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Читайте нас: