ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 апрель 2020, 15:15

Имтиханнарга әзерлек бара

Үткән шимбәдә республиканың 9-11 сыйныфлары укучылары өчен Төп дәүләт сынаулары һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча дистанцион режимда консультацияләр үтте.

Үткән шимбәдә республиканың 9-11 сыйныфлары укучылары өчен Төп дәүләт сынаулары һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча дистанцион режимда консультацияләр үтте. Республика Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, онлайн-консультацияләрдә 10211 чыгарылыш сыйныфлар укучылары катнашкан.
Бу чаралар барышында экспертлар уку предметлары буенча имтиханнар биремнәрен тикшереп, башкарылган эшләрне бәһалау һәм билгеләр кую критерийларын аңлаттылар, шулай ук консультацияләрдә катнашучыларның чатларга җибәргән сорауларына җавап бирделәр.
Киләсе онлайн-консультацияләр шимбә, 25 апрель көнне үтәчәк. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек түбәндәге уку предметлары буенча барачак: немец теленнән – 11.00 сәгатьтән, рус теленнән – 12 сәгатьтән һәм математикадан 14.00 сәгатьтән башлап. Төп дәүләт сынауларына әзерлек буенча күнекмәләр 12.00 сәгатьтән – рус теленнән, 14.00 сәгатьтән математика фәннәре буенча үткәреләчәк.
Читайте нас: