ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 апрель 2020, 12:30

Халыкара конкурста танылдылар

Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар төрле юнәлештәге һәм төрле дәрәҗәдәге бәйге-конкурслар даими катнашып призлы урыннар яулыйлар.

Балалар сәнгать мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары.
Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар төрле юнәлештәге һәм төрле дәрәҗәдәге бәйге-конкурслар даими катнашып призлы урыннар яулыйлар. Күптән түгел “Перспектива” Иҗатны үстерү үзәге оештырган VI Халыкара читтән торып катнашу конкурсында безнең район сәнгать мәктәбендәге художество бүлегендә шөгыльләнгән 29 укучы катнашты. Алар укытучы Гөлнара Рив кызы Хәмәтдинова җитәкчелегендә рәсем сәнгать серләрен өйрәнә. “Галактика балалары” дип исемләнгән бу иҗади конкурс Космонавтика көненә багышлап үткәрелде. Тәүге Җир кешесенең беренче тапкыр галәмгә очуы иң авыры һәм хәвефлесе булса да, әмма бу очышны әзерләгән меңләгән кешеләрнең галәмне буйсындыру омтылышы барлык каршылыкларны да җиңәргә ярдәм итә.
Безнең яшь рәссамнарыбыз исә космосны яңача – югары матурлык һәм белем даирә-галәме итеп күзаллый. Алар рәсемнәрендә үз хис-тойгыларын, фикер һәм образларын сурәтләп, безгә ул Космос турында могҗизалы хикәя-бәяннәр сөйли. Бу конкурс сәләтле балаларны ачыклап кына калмыйча, һәр баланың үзенчәлекле сыйфатларын һәм мөмкинлекләрен аңларга, тирә-ягыбызда безне әйләндереп алган матурлыкны күрергә дә өйрәтте.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Виалина Гыйләҗева (9 яшь), Дарина Баева (9 яшь), Амелия Байбакова (8 яшь) I дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнде. Моннан тыш, янә тугыз яшь рәссамыбыз II дәрәҗә, алтысы III дәрәҗә Дипломнар белән билгеләнде. Ун укучыбызга конкурста катнашучы Дипломнары тапшырылды.
Халыкара конкурста катнашкан барлык укучыларыбызны котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади үрләр яулауларын телибез.
Читайте нас: