ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 апрель 2020, 12:25

Имтиханнарга әзерлек тиешле югарылыкта алып барыла

Дистанцион белем бирү вакытында төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне ничек оештырырга һәм бу әзерлекнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуын ничек контрольдә тотарга соң?

Дистанцион белем бирү вакытында төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне ничек оештырырга һәм бу әзерлекнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуын ничек контрольдә тотарга соң? Үзаллы белем алуны беркем дә инкарь итми, шуңа да бүгенге үзчикләнү шартларында укучылар бу имтиханнарга мөстәкыйль рәвештә, шулай да укытучы контролендә әзерләнергә тиеш була.
Дистанцион укыту ул – безнең заманның мөһим чынбарлыгы, дәүләт сынауларына әзерлек чорында исә бу төр белем бирү аеруча көнүзәккә әверелде. Безнең Чакмагыш беренче урта мәктәбе педагоглары бу дәүләт имтиханнарына әзерлек чорында интернет-порталларны, онлайн-дәресләрне, видеозанятиеләрне, электрон дәреслекләрне киң кулланалар. Алар электрон белем бирү һәм дистанцион укыту технологияләренә, күп санлы белем бирү платформаларына нигезләнеп төрле күнекмә һәм диагностик эшләр үткәрәләр. Интернет челтәреннән дәүләт имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итүче электрон дәреслекләрне, уку предметлары һәм темалар буенча лекцияләрне бушлай карарга һәм компьютерда саклап калдырырга да була. Челтәрле ресурслар иң кыска вакытта электрон дәреслекләргә ия булырга мөмкинлек бирә.
Безнең мәктәп укытучылары дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн режимындагы консультацияләрне даими үткәрә. Расписание буенча мондый әзерлек занятиеләре үткәрелә торган 25 апрель көне дә искәрмә булмады. Билгеләнгән вакытта уку предметлары буенча белем бирүче педагоглар укучылары белән очрашты. Алар ФИПИ ачык банкында урнаштырылган күнекмә-биремнәрне чиште, сорауларга җавап бирде, аңлатты. Шулай ук укучылар барлык уку предметлары буенча «Решу ЕГЭ» һәм «Решу ОГЭ» сайтларында актив эшләделәр.
Мин үзебезнең чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: балалар, үз-үзегезгә ышаныгыз, бу имтиханнарны мәктәптә укыган һәркем тапшыра ала. Барлык биремнәр дә мәктәп программасына нигезләнә. Яхшы итеп әзерләнеп, ул сынауларны мотлак рәвештә үтәчәксез. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
Читайте нас: