ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 Май 2020, 18:50

Күңелләрне җилкендереп чыңлады Соңгы кыңгырау...

Бүген, 29 майда, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Районыбыз мәктәпләрен 318 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 108 унберенче класс укучысы тәмамлады.

Бүген, 29 майда, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Районыбыз мәктәпләрен 318 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 108 унберенче класс укучысы тәмамлады.
Кеше гомерендә иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган бу шатлыклы да, берчә сагышлырак та көн быел тәүге тапкыр гадәти булмаган шартларда үтте. Коронавирус пандемиясе хәвефе югары булганлыктан, бу якты бәйрәмне укытучылар һәм укучылар бергә, туган мәктәпләрдә каршылый алмаса да, тантана рухын бернинди каршылыклар да һич сүрелдерә алмады. Заман технологияләре ярдәмендә бернигә дә карамый, бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте, соңгы кыңгырау чыңы ерак юлга чыгу алдында торган егет-кызларның йөрәкләрен җилкендерде, балачакның иң татлы еллары инде артта калуын билгеләде.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу – һәр кеше тормышында булган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы да вакыт. Бу чор – өметләр, ачышлар һәм алга билгеләнгән максатлар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алган елларда сезнең янда булган, үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез сезгә зур өметләр баглый һәм үз планнарыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта лаеклы урын алачагыгызга ышана. Сезне гомерегез буена мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, укытучыларыгызның киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын.
11нче сыйныфларның алдында – чыгарылыш имтиханнары. Аларны яхшы нәтиҗәләргә ирешеп тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Хәерле сәгатьтә!
Читайте нас: