ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2021, 10:28

Әти-әниләр имтихан тапшырып карады

Бердәм дәүләт имтиханнары – дулкынландыргыч процедура. Тәҗрибә күрсәтүенчә, укычыларга караганда әти-әниләр ныграк дулкынлана, хафалана.

Бердәм дәүләт имтиханнары – дулкынландыргыч процедура. Тәҗрибә күрсәтүенчә, укычыларга караганда әти-әниләр ныграк дулкынлана, хафалана.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Бөтенрусия акциясе чикләрендә бишенче тапкыр “Әти-әниләрнең имтихан тапшырып карау көне” акциясен үткәрде.
Акция әти-әниләргә балалар кичергән хисләрне, аларның нинди кичерешләр аша үткәннәрен тояр-аңлар өчен имтиханнар вакытында балаларына психологик яктан зур ярдәмче, киңәшче булуга ирешү максатында оештырыла. Чакмагыш гимназиясендә дә БДИны сигез мәктәп ата-аналары өчен биреп карау шушы максатны күздә тотып оештырылды.
Ата-аналарны тамаша залына җыйдылар. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева имтиханнар тапшыру тәртибен – нәрсәләрнең катгый тыелачагы һәм кайсы очракларда укучылар имтиханга тоткарлыксыз кертеләчәге турында аңлатты. Мондый имтиханнар берничә ел дәвамында бара. Аны балаларның эчке халәтен, кичерешләрен һәм имтихан тапшыру тәртибен чамалау өчен оештыралар. “Тырыш балалар һәм ата-аналар өчен бер авырлык та, кыенлык та юк”, – ди Мәнзүрә Җәүдәт кызы.
БДИ координаторы Гүзәл Фәнил кызы Әһәдуллина үзенең чыгышында балаларга ничек ярдәм итәргә өйрәтте. Тынычландырып, аларны үз көчләренә ышандырырга чакырды. Психолгик халәт ныклы булса, һәммәсе дә яхшы булачак, дигән ышаныч бирелде. Имтиханда укучыларга үзара сөйләшү яки әйбер алмашу тыела. Физика, химия, имтиханына – калькулятор, географияга – транспортир алып керү рөхсәт ителә. Таләпләргә буйсынмаучылар ул көнне имтихан тапшырудан азат ителә яисә инде бөтенләй имтихан бирү хокугын югалта.
Гиманзия директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова имтихан тотып караучы ата-аналарны металл детекторы аша үткәреп, классларга озатып, уңышлар теләде.
Читайте нас: