ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Җиң сызганып тырышып эшләп үтәлде изге бурыч

Авыл матур,арыш басуларыОчырганда мамык серкәсен.Үзе бер ямь кояш белән торып,Каршы алу хезмәт иртәсен.

12 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район мәдәният йортында тантаналы җыелыш үтте. Анда хезмәт алдынгылары – игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, күмәк хуҗалыклар рәисләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары хөрмәтләп чакырылды.
Авыл эшчәннәренең игелекле хезмәте илне куәтле итә, иртәгәге көнгә өмет-ышаныч уята, тормышны алга әйди, районыбыз, республикабыз һәм Русия күләмендә социаль яктан тотрыклы, икътисад өлкәсендә әйдәп баручы төбәккә әверелдерә.
Әйе, чакмагышлылар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада иң алдынгылардан санала: игенчеләребез алтын бөртекләр белән келәтләрне тутыра, терлекчеләр ит-сөтне елдан-ел мулрак җитештерә. Районыбыз аграрийларны Яңа елны зур уңышлар белән каршылаячак, дияргә бүген ныклы нигез бар. Узган 10 ай йомгаклары шуны дәлилли: терлекчелек тармагында тулаем сөт савып алу, уртача һәр сыердан савып алынган сөт күләме, игенчелектә уртача гектар куәте буенча республикада беренче урынны били. Боларның һәммәсе – авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә һәм хезмәт кешесенә игътибарның арта баруы, эшне оештыруда камиллеккә-максатка омтылышның, лидерлык позицияләрен ныгытуга хезмәт иткән реформаларның тормышка ашырылуының сөенечле нәтиҗәсе. Һава шартларының кырыс-лыгы һәм корылыктан килеп туган авырлыклар да бердәмлек һәм тырышлык белән җиңелә.
Районның җитештерүче предприятиеләре дә елдан-ел үзгәрешләр кичерә, эшчәнлекне заман таләпләрен күз уңында тотып оештырырга омтыла.
Гомум тырышлык районны республика күгендә балкыта. Башкалабыз Уфада үткән агросәнәгатьчеләрнең һөнәри бәйрәмендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә прешкән өчен чакмагышлыларга Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Дипломы тапшырылды, 5-8 октябрьдә Мәскәүдә үткәрелгән “Алтын көз – 2016” Русия агросәнәгать күргәзмәсендә шикәр чөгендере җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы алтын медаль һәм Дипломга, районның берничә крәстиян-фермер хуҗалыклары медальләр һәм Дипломнарга лаек булды. Алдынгы хуҗалыклар сафы арта. “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Алга”, “Победа”, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте терлекчелектә дә, басучылыкта да әйдәүче хуҗалыклардан исәпләнә. Әлбәттә, районның башка хуҗалыкларын да мактап телгә алу урынлы булыр иде. Алга якты максатлар куеп эшләгән чакмагышлыларның йөзе якты, арытабангы эшчәнлек яңа үрләр яулауга юнәлтелгән.
Тантанага җыелучыларның игътибарын тәүдә Чакмагыш телевидениесе әзерләгән видеосюжетлар җәлеп итте. Анда авыл эшчәннәре башкарган эшләр чагылдырылды, хезмәт алдынгылары белән әңгәмәләр тәкъдим ителде. Аннан соң сәхнәне үзешчәннәр биләде. Район мәдәният йортының егетләр һәм кызларны берләштергән вокал төркеме туган җирне данлап җыр башкарды.
Алып баручылар – Гөлназ Сәлимова һәм Вероника Дәүләтова туган төяген гөл бакчасы иткән, яхшы эшләре белән хөрмәт казанган авыл эшчәннәрен иң назлы сүзләр белән данлады.
“Табыннарда күпме ризык тора,
Әмма икмәк һәрчак гел түрдә.
Аннан кадерлерәк нәрсә булсын, –
Күпме хезмәт салып үстер дә!
Бәрәкәтле Чакмагыш туфрагында үскән бодайдан пешерелгән күмәч тантананың иң югары, затлы кунагы булды. Милли киемнәрдәге берсеннән-берсе гүзәлрәк яшьләр игенчеләребезнең бөек ка-занышы, яшәү көче — күпереп пешкән икмәкне сәхнә түренә урнаштырды, аларны зал аягүрә басып каршылады.
Аннан соң сәхнәгә зур хөрмәт белән муниципаль район хакимияте башлыгы, Башкортстан Республикасының атка-занган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов чакырылды. Ул табын муллыгын тудыручыларны, ит һәм сөт белән тәэмин итүчеләрне, ил котын тоткан икмәк үстерүчеләрне тәбрикләде, район авыл хуҗалыгы эшчәннәре башкарган эшләрне анализлады. Иңнәренә йөкләтелгән бурычны намуслары кушканча үтәүчеләр, көчле һәм сәләтле игенчеләр, терлекчеләр, бар булмышын салып эшли белгән, максатчан-бе-лемле, оста оештыручы җитәкчеләр, заманнан калышмыйча, авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм эшкәртү тармагында иң алдынгы технологияләрне кулланып эшләүче алдынгы карашлы белгечләр – гомумән, барысы бердәй тырышып эшләп, районны илгә югары сыйфатлы азык-төлек җитештерүче сәнәгатьчеләр төбәге итеп танытучыларга ихтирамын белдерде Риф Сәгъдәтулла улы, чыгы-шы соңында бер төркем хезмәт алдынгыларына муниципаль районның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: