ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Гәзит-журналларга язылып бүләкләр отыгыз!

Киләсе 2017 елга вакытлы матбугат чараларына язылу кампаниясе дәвам итә.

15 ноябрьдә редакциядә район гәзитенә алты айга һәм тоташ бер елга язылучы әбүнәчеләр арасында чираттагы лотерея отышы үткәрелде. Анда редакция хезмәткәрләрендә һәм почта бүлекчәләрендә тутырылган 152 квитанция уйнатылды. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты приз-
ларын редакциябезгә килеп, гәзит-кә язылу квитанциясен тутырткан әбүнәчеләребез – район үзә-гендәге Октябрьнең 70 еллыгы ура-мында яшәүче Ринат һәм Фәймә Миһрановлар белән В.Галимов урамыннан Мөхәррәм Шәйдуллин отышта катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне ачыклады. Шулай итеп, уңыш бу юлы 8 кешегә “елмайды”: Уйбулат авылының Котый урамында яшәүче Фәния Шакирова – плед, район үзәгенең Цветочная урамы, 34 йорты адресы буенча яшәүче И.Галләмов , В.Галимов урамының 71нче йортында гомер итүче Гый-мазовларга һәм Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 13нче йорттан Гарифуллиннарга – ике пар чәй чынаяклары җыемы, Трактор урамындагы 329 йортта яшәүче И.Ситдиков – конфет савыты, Ленин урамы, 10а санлы йорттан Мусиннар – чәйнүк, Яңа Балтач авылының Яшьләр урамы, 24/2 йорт адресы буенча гомер итүче Г.Солтанова – стена сәгате, район үзәгенең Кыр урамындагы 54нче йортта яшәүче Акчуриннар гаиләсе графинлы стаканнар җыелмасын отты.
18 октябрьдә үткән Әбүнәчеләр лотереясында призлар отып, аларны әлегә кадәр килеп алмаган әбүнәчеләребезнең янә исенә төшерәбез: Каргалы авылының Родниковая урамында яшәүче З.Големо-ваны – чәйнүк, район үзәгенең Октябрь урамындагы 31 йортта яшәүче Язилә Исламованы – чына-яклар җыелмасы һәм Трактор ура-мындагы 11 йорттан Хишрәева графинлы су стаканнары җыелмасы әле дә көтә.
Ә инде әлегә “Игенче” һәм өч районны берләштергән “Сарманай” гәзитләренә язылырга өлгерә алмаган райондашларны редакциябездә көтәбез. Квитанцияләрне шулай ук почта бүлекчәләрендә дә тутыртырга мөмкин.
Редакциядә уйнатылган лотереядан тыш, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты янә дә берничә төрле отышлар лотереясын үткәрә. Аларның “Сәламәт булыгыз!” (“Будьте здоровы!”) дигәнендә катнашу өчен аерым конвертка район гәзитенә тоташ елга язылган квитанциянең күчермәсен салып, 450077, Республика Башкортостан, г.Уфа, ул. Кирова, 45 адресына җибәрергә кирәк булачак. Ә инде шушы нәшрият йортына караган республика матбагаларының бер генә булса да данәсенә 6 айдан да кимрәк булмаган вакытка язылган булсагыз, шул квитанциянең һәм район гәзитенә язлыган квитанциянең күчермәләрен бергә салып, янә дә икенче конвертыгызны алда күрсәтелгән адрес буенча җибәрә аласыз. Бу лотерея “Суперприз от!” (“Выиграй суперприз!”) дип атала. Былтыргы шушы лотереяда ике райондашыбыз мультиварка откан иде, быел берәү планшет иясе булды, артабан да чакмагышлыларга уңыш елмаймый калмас әле, дигән өметтә калабыз.
Читайте нас: