ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Сәламәтлегең – үз кулларыңда

Наркоманияне, тәмәке тартуны һәм алкогольле эчемлекләрне куллануны профилактикалау максатында үткәрелгән айлык чикләрендә 9 ноябрьдә район үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсендә “Сәламәтлегең – үз кулларыңда” дигән кисәтү дәресе үтте. Анда 85нче һөнәрчелек лицее укучылары һәм Яшьләр үзәге педагог-психологы Ф.Ф.Сакаева катнашты.

Фируза Фәнәви кызы үз чыгышында бу агулы матдәләрнең яшь организмга йогынтысы хакында сөйләде, психотроп матдәләрне тәкъдим итүчеләрнең бу тәкъдимен кире кагу юлларын өйрәтте һәм дөрес итеп наркотиклардан, спиртлы эчемлекләрдән һәм тәмәкедән баш тартуны күзаллаган ситуацияле-ролле уеннар үткәрде. Шулай ук укучылар җанлы әңгәмәдә катнашып, “Нәрсә ул наркотиклар?”, “Тәмәке тарту-тартмау мәсьәләсенә ничек карыйсың?”, “Нигә үсмерләр спиртлы эчемлекләр куллана?” һәм башка шундый сорауларга җавап бирделәр. Һәр укучы бу яман гадәтләрдән баш тарту өчен иң көчле булган сәбәпне уйлап, аны башкаларга да җиткерергә тиеш булды. Үсмерләрне мондый әңгәмәләргә җәлеп итү аеруча мөһим, чөнки аларның үз тиңдәшләреннән ишеткән мәгълүматка ныграк ышануы һәм аны яхшырак үзләштерүе беркем өчен дә сер түгел.
Чара барышында “Кальян тартуның нәтиҗәләре”, “Алкогольнең организмга зарарлы йогынтысы”, “Наркотикларга “Юк!” дип әйтик” дигән видероликлар күрсәтелде. Роликларда бу гадәтләр зыянлымы, юкмы дип икеләнеп торган торган үсмерләргә аларның җимергеч тәэссире турында һәм алардан ничек баш тартырга кирәклеге турында анык җаваплар яңгырады. Бу мәгълүматларны укучылар бик кызыксынып карады, һәм тәкъдим ителгән роликлар аларга зур тәэссир ясаганы күренде. “Без сәламәт тормыш яклы” дип исемләнгән тематик күргәзмә өстәле тәэссоратларны тагын да тулыландырды.
Читайте нас: