ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе”

Зал авыл өе кебек бизәлде. Тәрзәләрдә — борынгы челтәрләр, тәрәзә араларында — чиккән кызыл башлы сөлгеләр. Сандык өстенә дә чиккән сөлге, сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Сәхнәгә кызлар йөгереп чыкты.

Аулак өйгә кич утырырга кул эшләрен дә алып килгәннәр. Җырга йөрәк хисен салып, асыл җепләр белән чигү чигә башладылар. Бераздан кунактан әбиләре кайтып керде. Җырлый-җырлый сөлге чиккән кызларга карап сокланды: “Сөлгедә — халыкның күңел җылысы, милли йөзе. Безнең заманда ниндиләре генә юк иде аларның. Хәзерге яшьләр сөлгенең нәрсә икәнен дә белмиләр, онытып бетерделәр”, – дип куйды.
Менә шулай әбиләребезнең күңел җылысы калган борынгы суккан-чиккән сөлгеләр турында сүзне башлап җибәрдек.
Әйе, ниндиләрен генә сукмаганнар, ниндиләрен генә чикмәгәннәр безнең оста әбиләребез. Чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлге. Заманында һәр авылның чигү осталары булган. Кыз бала кечкенәдән үк үзенә бирнәгә бистәр тастымаллар әзерли башлаган. Алар өйне бизәү, бүләк итү, төрле ритуал вакыйгалар өчен әзерләгәннәр, бервакытта да аларга бит кул сөртмәгәннәр. Чөнки алар күбрәк саклавыч, талисман ролен үтәгәннәр. Гади генә итеп, буй-буй сугылганнарын тастымал дип йөрткәннәр, аларны кул сөртергә, савыт-саба сөртергә әзерләгәннәр.
Сөлге сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның муенына салынган, өйләрне ямьләндереп торган. Һәр борынгы шәһәрнең үз гербы, һәр шәһәрнең мәдхия гимны була. Ә безнең татар хатын-кызларының да үз мәдхия гимны, үз сурәт гербы бар. Ул – сөлге.
Шигырьләр, нәфис сүзләр белән дә данладык сөлгене, кичәне җыр-моңнар, дәртле биюләр белән ямьләдек. Кыскасы, залдагылар күңеленә милли асылын аңлатырга омтылдык.
Фойега урнаштырылган кул эшләре күзгәзмәсе чараның тәэсир көчен арттырды, авылыбызда оста куллы, уңган булган кешеләрнең күплеген дәлилләде. Резеда Камалова, Рәзифә Әхмәдуллина, Фәһия Латыйпова, Гөлфия Потапова, Мөзәянә Галиева, Фәридә Нуруллина, Светлана Локманова, Фәрәһия Мусина, Ләйсән Сәлихова, Саҗидә Мөхәммәтдинова, Рушан Ялаев һәм башкаларның кул эшләренә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен.
Башкала кунаклары – республика Халык иҗаты үзәгенең аналитика һәм методик ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльмира Хәмит кызы Ямлиханова, республика Халык иҗаты үзәгенең мәгълүмат-аналитика һәм методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәүче белгече, якташыбыз Зилә Әнвәр кызы Мәһәдиева, якташыбыз, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Вазыйх Исхаков исемендәге премия лауреаты, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасының Башкортстандагы бүлеге җитәкчесе Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының идарә әгъзасы Тәслимә Мөхтәсәр кызы Вәлиева, Кушнаренко кызы, автор-башкаручы, популяр композитор Резеда Сабитованың тамаша кылуы кичәбезнең мәртәбәсен күтәрде. “Ахирәтләр” халык исемен йөрткән фольклор төркеме эшчәнлегенә, “Чакматаш” халык биюләре ансамбле, гомумән авыл үзешчәннәренең чыгышына югары бәһа бирде алар, кул эшләре күргәзмәсен сокланып карады. Кичәне хатын-кызлар советы рәисе Рәсимә Хәсәнова алып барды.
Читайте нас: