ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлик”, — диделәр семинарда катнашучылар, басу эшләренә техниканы сыйфатлы итеп ремонтлау турында киңәш кордылар

Басу эшчәннәре сынауны уңышлы тотты: вакытында чәчте, чәчүлекләрне тәрбияләде, уңышын җыеп алды. Бушанып калган җирләр йокыга талды.

Әмма җир кешесе күңелендә тынгылык юк: киләсе яз, алдагы уңыш турында бүгеннән хәстәрлек күрергә тиеш ул. Хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар, бригадирның техника буенча ярдәмчеләре “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативында үткәрелгән семинар-киңәшмәгә шул хакта сөйләшергә, башкарыл-ганнарны барларга, киңәш корырга, алга максат куярга җыелды.
Тәүдә хуҗалыкның машина-трактор паркында техниканың кышкы саклауга кую торышын карады. Башкарылганнар белән Башкортстан Республикасының Чакмагыш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге ин-спекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов таныштырды, саклауга кую, ремонтлау мәсьәләләре буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Кооперативта авыл хуҗалыгы маши-наларын ремонтлау буенча баш инженер Расих Ришат улы Кашаев сүз алды. Семинарның теоретик өлеше Иске Калмаш мәдәният йортында дәвам итте.
Кооператив рәисе Альбирт Фидай улы Мусин хуҗалыктагы эшчәнлек буенча мәгълүматлар җиткерде, техника ремонтлау һәм ремонт звеноларын матди дәртләндерү ча-ралары турында сөйләде.
Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую торышы буенча Илнур Әнгам улы сүз алды, мотлак үтәлергә тиешле таләпләрне аңлатты. Техниканы озайлы саклауга куйганда дефектовка үткәрүнең мөһимлеген искәртте, куелганнан соң да кемнедер җаваплы итеп билгеләргә, аны карау нәтиҗәләре махсус журналга тутырылып барырга тиешлеген ассызыклады. 2017 елда язгы кыр эшләренә техника әзерләү-ремонтлауны оештыру, ремонт сыйфатына контроль турында Алик Фидрат улы Гайсин сүз алды.
–Ремонт сезоны 1 октябрьдә башланды. Тагылма корылмаларны 2017 елның 1 февраленә, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын 1 мартка әзерләү бурычы тора. Бу мөһим компанияне уңышлы үткәрү өчен һәр хуҗалыкта да норматив таләпләрне үтәүгә ирешергә, эшне кичектермәскә кирәк, – дип башлады ул чыгышын. Тәү чиратта һәр авыл хуҗалыгы техникасына деффектовка үткәрүне, запас частьлар, узеллар һәм агрегатларны бүгеннән хәстәрләүне катгый таләп итеп куйды. Чәчү ал-дыннан һәммәсенең хакларын 1,5 тапкырга кадәр артуын күз уңында тотарга, гомумән, бүгенге эшне иртәгә калдырмаска, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәклеген аңлатты ул. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча звенолар оештыру, ремонтчыларны кызыксындыру, нәтиҗәлеккә ирешү өчен ярышлар оештыру билгеләнгәннәрне гамәлгә ашыруга юл ачуын билгеләде.
Уңыш нигезе — яхшы сортлы орлык булуны җир кешесе белә. Алдынгы хуҗалыкларда аны уңыш җыю чорында ук хәстәрли башлыйлар. Районда орлык сынау, яңа сортлар булдыру буенча уңышлы эшләгән хуҗалыклар байтак. Болар хакында муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айдар Таһир улы Даутов чыгыш ясады.
(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: