ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Орлыгың яхшы булса, уңышны мул алырсың

2016 ел республика буенча куанычлы вакыйгаларга бай булуы белән аерылып тора. Басулардан 3,25 миллион тонна ашлык җыеп алынды.

— Үткән елдагы белән чагыштырганда 250 мең тоннага артык. Чәчү һәм урып-җыюның грамоталы оештырылуы нәтиҗәсендә игеннәр үзвакытында сугып җыелды. Республика буенча гектар куәте 19,2 центнер тәшкил итте. Аерым районнарда тагын да югарырак булды: мәсәлән, Чакмагыш районында 30 центнердан артты, — дип билгеләгән иде республика аграрийларының тантаналы җыелышында республика башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Әйе, район игенчеләре республика караваена зур өлеш кертте — 135,4 мең тонна (бункер авырлыгында) бөртек җыеп алынды, техник һәм мал азыгы культураларыннан да елына карата әйбәт уңыш үстерелде.
Әлбәттә, уңыш нигезе — тырыш хезмәт, яхшы орлык һәм алдынгы технологияләр кулланып эшләү. Билгеле, ирешелгәннәр куанычлы, әмма алда тагын да зуррак бурычлар тора. Беренче чиратта язгы кыр эшләренә җитди әзерлек таләп ителә. Район игенчеләре һәм белгечләре моны яхшы аңлый. Бүгенге көндә машина-трактор мастерскойларында язгы кыр эшләрендә файдаланылачак техника, авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлана. Шул ук вакытта чәчү материалы әзерләнә һәм туплана. Күптән түгел үткән семинар-киңәшмәдә дә орлык хәзерләү турында җитди әйтелде, фәкать яхшы сыйфатлы, мул уңыш бирә торган сортларга гына өстенлек бирергә, дигән таләп куелды. Сортлар сынау, орлык җитештерү буенча киңәш-табыш итешергә әллә кайларга йөрисе юк — үзебездә бай тәҗрибә тупланган. Орлык турында урып-җыю чорында да хәстәрлек күрелә хәзер. Тупланган орлыкны саклау, кондициягә җиткерүгә район хуҗалыклары игътибарны арттыра бара. Район җитәкчелегенең игътибары зур, таләбе катгый.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның “2017 ел уңышына үзвакытында һәм сыйфатлы итеп чәчү орлыгы хәзерләгәннәрне матди дәртләндерү турында”гы 86 санлы (31.10.2016 ел) боерыгы буенча “Базы” һәм “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләрен, баш агрономнарын планлаштырылган, кондициягә китерелгән орлыкларының 19,5 проценттан күбрәге элита сортлы булган өчен – өчәр оклад күләмендә, “Октябрь”, “Волга”, “Заря”, “Алга”, “Победа” һәм Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативларының хуҗалык җитәкчеләрен, агрономнарын кондициягә китерелгән орлыклары өченче репродукциядән түбән булмаганы өчен ике оклад күләмендә бүләкләргә, ә чәчү материалы хәзерләүдә, бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәрне чәчү кондициясенә китерүдә катнашучы хезмәтчәннәрнең хезмәт хакларына 100 процент өстәмә түләргә карар ителде.
Читайте нас: