ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Тайняшлыларга – заманча кибет

Илдә, республика, район үзәгендә зур кибетләр челтәре киңәйгән саен киңәя бара. “Монетка”, “Пятерочка”, “Полушка” һәм башка заманча кибетләр, шартына китереп әйткәндә, мини-маркетлар авылларда да барлыкка килә.

Совет заманында район кулланучылар җәмгыятенең авыл саен кибетләре гөрләп торды. Заман җилләре бу тармакны банкротка калдырып, ал-машка эшкуарлар килде. Тик алар, беренчедән, кеше аз яшәгән торак пунктларында табышка эшләмәгән кибетләрдән баш тартты, икенчедән, товар хакларын да “тешләшә” торган итеп куйдылар. Районыбызның башка авылларындагы кебе, Тайняш авылында да кайчандыр кулланучылар җәмгыятенең кибете эшләде. Әмма ул ябылды. Бинасы ташландык хәлдә калып, стеналары ярылып, бар җирдән искелек бөркелеп торды. Авыл халкы Чакмагышка кибеткә йөрергә мәҗбүр иде. Дөрес, моңа кадәр биредә бер шәхси кибет хезмәт күрсәтте. Әмма 525 кеше яшәгән авыл халкы өчен тагы да бер кибет кирәклеген аңлап, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчелеге тәвәккәлләп, район кулланучылар җәмгыятеннән бу бинаны сатып алды. Агымдагы елның языннан җиң сызганып ремонтлау эшен башладылар. Кибетнең сафка басуын авыл кешеләре дә зур түземсезлек белән көттеләр.
–Безгә Чакмагышка йөрү кыен иде. Хәзер инде авылыбыз уртасында урнашкан заманча кибеткә йөриячәк-без, – ди Рида Якупова.
Сер түгел: барыбыз да тышкы ягыннан ук балкып торучы, чиста, товар белән тулы, бәяләре “тешләмәүче”, сатучылары мөлаем елмаеп каршы алган кибеткә керергә яратабыз: Тайняш авылындагы кибет тә хәзер әлеге таләпләргә тулысынча туры килә. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативының баш бухгалтеры Гүзәл Исхакова әйтүенчә, биредә 2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылган. “Промстрой” ширкате эшчеләре аны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкару өчен бар көчләрен салганнар. Кибетнең түбәсен яңадан япканнар, түшәм-идәннәр, тәрәзә-ишекләр яңарган, бинаны җылыту газга көйләнгән. Биредә кибеттән тыш ашханә дә эшли.
Заманча, мәһабәт бина авыл уртасында балкып утыра. Кышның беренче көнендә, яисә 1 декабрьдә яңа кибетне ачу тантанасы үтте. Бәйрәмгә бу көнне Тайняш авылының кечесе-олысы, хәтта күрше авыллардан да килгәннәр иде. Тәүдә Илһам хәзрәт Якупов кибет ачылуын хуплап азан әйтте, дога укыды. Тантананы “Герой” хуҗалыгы рәисе Фәргать Ваһапов котлау сүзләре белән ачып җибәрде, кибетне төзекләндерү эшендә катнашкан һө-нәр осталарына, хуҗалык идарәсе һәм Тайняш авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләренә һәм ярдәм күрсәткән һәммәсенә рәхмәтен белдерде.
–Кибеттә бүген киштәләр тулы. Тайняш, Әхмәт, Иске Балак авыллары халкының ихтыяҗын өйрәнеп, без әле яңа товарлар да кайтарачакбыз. Хуҗалыктан яхшы сыйфатлы ит һәм башка продукция да сатуга китереләчәк, – диде Фәргать Фәрит улы.
Чыннан да, тышкы ягыннан ук балкып торучы бинаның эчке ягы да бик матур. Суыткычлар, киштәләр – барысы да өр-яңа. Ә товарның күплеге шаккатырлык.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Читайте нас: