ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Талантларның мең төсе”

Ноябрь ае истә калырлык хәл-вакыйгаларга бай булды. Мәдәният өлкәсендә эшчәнлек аеруча активлашты, төрле чаралар үтте. “Талантларның мең төсе” дип аталган хезмәт коллективлары үзешчәннәренең төбәк смотры районыбызда оештырылды.

Моны, әлбәттә, райондагы мәдәни эшчәнлеккә бәһа, дип кабул итәргә кирәктер. Кыскасы, җиде районнан 500гә якын үзешчән җыелды, иҗади сынау тотты. Бәйгене чакмагышлылар башлады. Тәүдә гимназиянең “Ядкарь” фольклор коллективы “Районның үткән юллары” дигән композиция күрсәтте. Аннан соң үзәк дәваханәнең хатын-кызлар вокал ансамбле “Туган ягым каеннары” җырын башкарды. Район эчке эшләр бүлегенең хатын-кызлар вокал ансамбле дә бик матур чыгыш ясады, “Женщина в погонах” җырын ишеттерде. Хезмәт коллективларының җыелма вокал ансамбле татар халкының “Кошлар кебек” җырын тәкъдим итте. Гимназия хезмәткәрләре Рәфидә һәм Рәис Әхмәтовларның гаилә ансамбленең репертуары шулай ук уңышлы сайланган иде, “Җырлап, биеп яшик әле” җыры белән залдагыларның сөюен яуладылар.
Ялгыз башкаручылар – район үзәге беренче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Габдуллина (“Шәлъяулыгым ак кына” татар хылык җыры), гимназия укытучысы Гөлназ Хөсәенова (“Яшәр идем”), “Чекмагушавтодор” юл-ремонтлау-төзү идарәлеге бухгалтеры Лида Галиева (“Аерылмыйк дустан-туганнан”), Чакмагыш беренче мәктәбе педагогы Алик Нәбиуллин (“Зәңгәр күзләр”), шәхси эшкуар-лар Радик Шәймөхәммәтов (“Әй, гомер”), крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Алмаз Гәрәев (“Таңнар бергә атсын”) Чакмагышның җырчы йолдызлары данын аклады.
“Чакмагыш элемтә үзелы” ачык акционерлар җәмгыятенең кубызчылар ансамбле чыгышы сокландырды. Әлбәттә, концерт яме — биюләр булды. Дүртенче санлы балалар бакчасының Рәгыйдә Сәетгәрәева җитәкчелегендәге бию коллективы “Солдат” биюе белән залны дәртләндерде. Гимназиянең бию коллективы мордва халкының “Вадря” биюе белән осталыгын күрсәтте. Концерт хезмәт коллек-тивлары хоры башкарган “Шат кояшлы Чакмагышым” җыры белән тәмамланды. Концертны Гөлназ Сәлимова белән Денис Мансуров алып барды.
Безнекеләрдән соң сәхнәне Буздәк районы үзешчәннәре биләде. Аннан соң Ярмәкәй, Чишмә, Шаран, Благовар районнары, Октябрьский шәһәре талантлары чыгыш ясады. Һәр коллектив үзенчә күркәм булды. Бер-берсен күреп, тәҗрибә уртаклашырга да форсаты табылгандыр. Чөнки һәркайсында да үрнәк итеп алырлык нинди дә булса бер үзенчәлек бар иде. Кайсыдыр матур җыр-биюләре белән, кемнәрдер күмәк чыгыш-композицияләр белән алдырды, фольклор жанрга игътибар биргән, Кино елына багышланган тематик чыгыш та кызыклы булды.
Төбәкара бәйгегә республика смотрының мәртәбәле комиссия әгъзалары: Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Баш-кортстандагы оешмасы рәисе Александр Кузьменко, “Башкортстан Республикасы профсоюзлар федерациясе” иҗтимагый оешмасының социаль-гуманитар бүлеге мөдире Лида Исиргакова, Башкортстан Республикасының халык артисткасы, хореограф Фәния Амантаева, республика Халык иҗаты үзәгенең массакүләм чаралар режиссеры Линара Таһирова һәм вокал-хор жанры буенча баш белгече Наталья Кондакова, үзәкнең инструменталь жанр буенча баш белгече Элита Җиһангирова бәһа бирде, фикер-тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.
Жюри рәисе, республика Халык иҗаты үзәгенең бүлек мөдире Эльвира Әхмәтҗанова белән әңгәмәләшеп алырга да мөмкинлек булды. Чараның нинди максат белән үткәрелүен сорагач, ул сүзне тирәннән, Баймак районында үткәрелгән мәдәни семинар-киңәшмәдән башлады.
–Бу көнне республикада мәдәни эшчәнлеккә байкау ясалды. Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады. “Талантларны халык арасыннан, хезмәт коллективларыннан эзләп-табып алырга, үстерергә кирәк”, – дигән фикерне белдерде. – Без бүген республика җитәкчесенең боерыгын үтибез. Мондый чара республиканың 9 төбәгендә үткәрелә, иң яхшылар, чагу чыгышлар Уфада Конгресс-Холл бинасында үтәчәк гала концертта катнаша, – диде ул һәм әзерлекле, җылы каршылаган, чыгыш ясарга мөмкинлекләр тудырган өчен чакмагышлыларга рәхмәтен белдерде, районыбыз талантлары эшчәнлегенә дә уңай бәһа бирде.
Әйткәндәй, коллективлардан һәвәскәрләрне табып алу, сәхнәгә бастыру, үзара бәйгеләр оештыру буенча районда тәҗрибә бар иде инде. Өлкән буын хәтерлидер: элеккерәк елларда һәр оешма һәм предприятие, мәктәп коллективлары концерт программасы төзеп, аерым яки берничә вак оешма берләшеп чыгыш ясады. Дәваханә, эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре арасында бу традиция әлегәчә сакланып калды, чөнки ел саен бу төр һөнәр ияләренең иҗади бәйгеләре (хәтта республика күләмендә) үтеп торды.
Үзешчәннәр сәхнәдә чыгыш ясый-ясый “шомара”, сәләтләре ачыла, үзләрен кыю һәм килешле тотулары белән аерылып торалар. Әлеге чара шуны дәлилләде. Иң күп катнашучылар да, күмәк һәм камил чыгышлар да медицина һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренеке булды.
Читайте нас: