ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сабанда сайрашыр өчен

Басуларда мул уңыш җыелды. Җирләр йокыга талды. Әмма игенче күңелендә яз, ул алдагы уңышка әзерләнә.

Басуларда мул уңыш җыелды. Җирләр йокыга талды. Әмма игенче күңелендә яз, ул алдагы уңышка әзерләнә.

Хәстәрлекле хуҗалыкларда көзге басу эшләреннән бушаган һәр техника төрен кичекмәстән чистартып, карап-тикшереп, кышкы саклауга куя баралар. Бу җәһәттән район буенча семинар-киңәшмә үтте һәм барлык хуҗалыкларда да эшне кузгатып җибәрүгә булышлык итте. Техниканы җитештерүчәнле файдалану буенча районда уңай эшләр күп. Авыл хуҗалыгы машиналары, тырмалар, катоклар ремонтлауга җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең барлык бригадаларында да дәррәү тотындылар. “Герой” кооперативында кыйммәтле техниканы саклауга игьтибар аеруча зур. Биредә 300 м2. ангар сафка бастырылды, тагын да берне төзүне күз уңында тота-лар. Димәк, ремонтлау-көйләү өчен дә мөмкинлекләре артачак.

Районда ремонт эшләренең сроклары билгеләнде. Тракторга тагылмаларны, тырма һәм кәтүкләү агрегатларын – 1 февральгә, туфрак эшкәртү һәм чәчү маши-наларын – 1 мартка, трактор прицепларын, агу сиптергеч, минераль ашламалар тараткыч агрегатларны – 20, язгы кыр эшләрендә катнашучы тракторларны – 25 мартка, мал азыгы хәзерләү комбайннарын, үз-йөрешле чапкычлар һәм печән хәзерләү техникасын – 20 майга, бөртек комбайннарын, ургыч-лар һәм ашлык чистарткыч корылма-җиһазларны – 20 июньгә, сугып-җыеп алынганнан соң бөртекләрне эшкәртү машина-корылмаларын, автомобиль үлчәгечләрне 1 июльгә кадәр ремонтлау бурычы куелды. Үзйөрешле техникага – 10 апрельдә, мал азыгы хәзерләү комбайн-нарына 10 июньдә, бөртек ком-байннарына – 1 июльдә, шикәр чөгендере алу техникасына 1 сентябрьдә техник карау-тикше-рү үткәрү билгеләнде. Җиңнәр сызганылды, киләсе ел уңышы өчен хәстәрлек башланды.
Читайте нас: