ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Өстенлекле проблема билгеләнде

Җирле инициативаларны хуплау программасы – урындагы дәрәҗәдә халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге биргән механизм.

Ә проблемалар җитәрлек: ул булмасын юллар, мәдәният һәм мәгариф учрежденияләре биналарын ремонтлау, су белән тәэмин итүне, яктылык, терри-торияләрне төзекләндерүне тәэ-мин итү һәм башкалар. Тайняш авыл биләмәсе Иске Балак, Каран, Әхмәт һәм Сары Айгыр авылларын берләштерә. Биләмәдә 1330 кеше яши. Авыл биләмәсе, почта элемтәсе бүлекчәсе, башлангыч һәм урта мәктәп, дүрт авылда фельдшер-акушер пунктлары, клуб, китапханә, алты сәүдә ноктасы, мәчет эшли һәм авыл халкына хезмәтләр күрсәтә. Узган елда башлангыч алган Җирле инициативаларны хуплау программасы Тайняш авылында зур эш башкарырга ярдәм итте. Халык катнашлыгында беренче чиратта хәл итәсе мәьәләләрне барлап, бертавыштан балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды. Агымдагы елда әлеге проект кысаларында авыл биләмәсе “МТЗ-82” маркалы трактор һәм роторлы печән чапкыч сатып алды. Республика бүлгән акчага өстәп, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсенең (җитәкчесе Ф.Ф.Ваһапов), эшкуарлар Илвир Миһранов, Дамир Шәфыйковның иганәчелек ярдәме белән һәм халыктан акча җыелып, бу проект тормышка ашырылды. Халыкның үзаңы да үзгәргән. Үзенең йорт алдын гына түгел, урам-тыкрык, юл-су буйларын да тәртиптә, чисталыкта тотарга тырышалар. Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Исхаков билгеләвенчә, халык, программаның асылын аңлап, быел да анда катнашырга ризалык белдерде. Дүшәмбе көнне шул мәсьәләгә кагылышлы авыл мәдәният йортында гомум җыелыш үтте. Аны биләмә башлыгы Хәлил Исхаков ачты һәм алып барды. Район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, җыелышта катнашып, соңгы елларда авыл биләмәләренә юлларны карау, урам утларын яктыртуга квартал саен республика бюджетыннан бүленгән акчалар, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе башлангыч биргән “Реаль эшләр” проекты тарафыннан һәм яңа программа кысаларында баш-карылган эшләргә тукталды. Әйткәндәй, бу юнәлештә агымдагы елда биләмәнең Иске Балак авылындагы су линиясе дә алыштырылды. Җыелыш барышында халык яңа проектта катнашырга бертавыштан ризалык белдерде. Ә нинди проблема бүгенге көндә беренче чиратта хәл ителергә тиеш дигән сорауга Тайняш урта мәктәбенең түбәсен яңартырга һәм тәрәзәләрен алыштырырга дигән тәкъдим әйтелде һәм ул бертавыштан хупланды. Ата-аналар исеменнән Регина Газетдинова, укытучы Гүзәлия Бәдретдинова һәм авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Исхаков та бу фи-керне куәтләделәр. Ул халыкның активлыгын күтәрүгә булышлык итә, яңа проектның әлеге максатка юнәлтелүе дөрес булыр, дигән фикерләрен белдерделәр. Соңыннан яңа проектны тормыш-ка ашыруда булышлык күрсәтү йөзеннән алты кешедән торган инициативалы төркем сайланды.
Читайте нас: