ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ташкын чорына әзер торырга

Һава температурасы көннән-көн күтәрелә бару язгы ташкын чорына якынлашуыбызны искәртә.

Аны оешкан төстә ныклы әзерлек белән үткәреп җибәрү максатында муниципаль район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе ныклы эшчәнлек алып бара. Ай башына кадәр үк юл өслегенә кар сулары ташкыны зыян салуны искәртү максатында торбалар алды һәм арты тазартылып чыкты, буаларның артык суны ташлау корылмалары төзеклеге тикшерелде, су басу хәвефе янаган төбәкләрдә, шулай ук Яңа Йомран авылында халыкны искәртү, авария-коткару формированиеләренең әзерлеген барлау, ташкын сулар агымын йорт хуҗалыкларына, каралты-кураларга, оешма-предприятиеләр милкенә зыян салмаслык итеп ерып җибәрү чаралары күрелде.

Узган җомгада ташкын мәлендә бер өлеше вакытлыча су астында кала торган Яңа Йомран авылының Гыйззәтуллин урамында комиссиянең чираттагы күчмә утырышы үтте. Аны әлеге комиссия рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев алып барды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 23 санында укый аласыз)


Читайте нас: