ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Бөек Җиңүнең чираттагы юбилеена әзерлек

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү максатында агымдагы елның 1 мартында муниципаль район хакимиятенең 102 санлы карары дөнья күргән иде.

Аның барышында шулай ук быелгы Җиңү көнен дә тиешенчә әзерлек белән каршы алып, оешкан төстә үткәреп җибәрү чаралары да планлаштырыла. Бөек Җиңүнең 2020 елда үтәчәк 75 еллык юбилеен әзерләп бәйрәм итү максатында 19 әгъзаны берләштергән оештыру комитеты төзелде һәм анык вакытлары, үткәрү өчен җаваплы вазыйфа кешеләре билгеләнелгән чаралар планы расланылды. Шулай ук авыл биләмәләрендәге һәйкәлләр һәм обелискларны ремонтлау, реставрацияләү планы да бар.

Һәр авыл биләмәсе башлыкларына, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләренә шулай ук Җиңүнең юбилее хөрмәтенә әзерлек һәм үткәреләсе чаралар планы эшләп рас-

ларга тәкъдим ителә. Карар үтәлешенә контрольлек муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Ф.Шакировага йөкләтелә.
Читайте нас: