ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Барысы да – яхшы тормыш хакына

Рәҗәп һәм Юмаш авыл Советлары авыл биләмәләрендәге хакимият көннәре дә бирегә җыелучылар өчен файдалы, эшлекле шартларда үтте.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, районыбыздагы предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре катнашлыгында үткән чараларда урыннардагы халыкка үзләрен кызыксындырган сорауларны, үтенеч-мөрәҗәгатьләрне турыдан-туры шул өлкәләр җитәкчеләренә биреп, канәгатьләнерлек җаваплар алу мөмкинлеге булды һәм аннан күпләр файдаланды да.

Рәҗәп мәдәният йортындагы чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы аның максатларын аңлатты, биләмәдә яшәүчеләрнең активлыгына өметләнүен белдерде. Биләмә башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев иң тәүдә 2018 елда һәм быел беренче кварталда төзү-төзекләндерү, халыкның көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү барышы,янгыннардан соклану, хокук тәртибен саклау, рөхсәтсез спиртлы эчемлекләр сатып, авылдашларының сәламәтлеген, тыныч тормышын бозауларга юл куймау максатында күрелгән чараларны барлады. Аның игътибарыннан шулай ук мәдәнияттә, спортта, хезмәттә ирешелгән уңышлар да читтә калмады. Барлык эшләрдә муниципаль район хакимиятенең, урындагы җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте җитәкчелегенең, шәхси эшкуарларның, авыллар активының олы ярдәмен бәһалады, ихлас рәхмәт җиткерде һәм артабан да бергәләшеп эшләячәкләренә ышаныч белдерде.

Полициянең участок уполномоченные Юрий Асанбаев биләмәдәге криминоген хәлләргә анализ ясады, төрле мут бәндәләрдән алданмас өчен сак булырга чакырды, авылдашларына шикле сыйфатлы спиртлы эчемлекләр сатып кесә калынайтучы алып сатарларга каршы җәелдерелгән көрәш нәтиҗәләрен бәян итте.Янгыннардан саклану мөһимлеге, бу җәһәттән махсус прибор ярдәм итүе турында янгыннардан саклану отряды командиры Азат Сәитов, маллар арасында йогышлы чирләр таралуны искәртү, аларны урлауга юл куймау чаралары турында район ветеринария станциясе начальнигы урынбасары Тәслимә Халикова, пенсия һәм пособиеләр тәгаенләү һәм түләүдәге соңгы яңалыклар турында РФ Пенсия фондының районыбыздагы идарәлеге начальнигы Ләйсән Мостафина сөйләделәр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 32 санында укый аласыз)


Читайте нас: