ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җирле үзидарә хезмәткәрләре бәйрәме

Район мәдәният йортында Җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада бу җаваплы вазыйфаны бүгенге көндә армый-талмый башкаручылар белән беррәттән төрле елларда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән хөрмәтле ветераннар да катнашты.

Тантана республика күләмендә танылу яуларга өлгергән ир-егетләрнең “Ядкарь” вокал ансамбле чыгышы белән башланып китте. Чараны алып баручылар – муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Айгөл Нәбиева белән район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров әлеге эшчәнлекнең районыбыз үсеше өчен әһәмияте, бу вазыйфада эшләүчеләрнең туган җирен чиксез яратулары һәм аның яхшы бүгенгесе, күркәм киләчәге өчен фидакарьлек өлгеләре күрсәтүен олылап телгә алдылар.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләү чыгышында залда утырган муниципаль хезмәткәрләрне, район Советы депутатларын, авыл биләмәләре башлыкларын һәм вазыйфа кешеләрен, хөрмәтле ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итеп, һәммәсенә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, районыбыз мәнфәгатьләре хакына артабан да уңышлы эшчәнлек теләде. Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте водителе Фаил Зиннәтуллин муниципаль районның Почет грамотасына, Аблай биләмәсе хакимияте ветераны Галия Батталова, район хакимияте ветераннары Зинфира Юлдашева, Нәзиһә Такыянузова, Дилә Ханова, Тозлыкуш биләмәсе хакимияте ветераны Дамира Әхмәтова, финанс идарәлеге хезмәткәре Рита Гыйльметдинова, Тозлыкуш авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Алсу Мәгалимова – муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларына лаек булды, финанс идарәлеге начальнигы урынбасары – бюджет инспекциясе начальнигы Эльвира Хаҗиева “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” конкурсы җиңүчесе булды. Бүләкләнүчеләрне тәбрикләп, Эльнара Низамова матур бию башкарды.

Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы җитәкчесе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов тәбрикләү чыгышыннан соң муниципаль район хакимияте водителе Ленар Әхмәтшин белән Юмаш авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Ольга Михайловага әлеге оешманың республика идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Ленар Раил улы башкарган җыр үз хезмәтен күрә-бәһалый белүләренә рәхмәт хисе дә булып яңгырады.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 34 санында укый аласыз).
Читайте нас: