ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Хезмәтләре – район горурлыгы

Муниципаль район хакимиятендә күпъеллык намуслы фидакарь хезмәтләре белән районыбыз данын арттырган бер төркем алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды. Аны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залдагы бүләк ияләренең һәммәсен дә горурлыгыбыз, дип атады, тырыш хезмәтләре районыбыз казанышларында чагылуы турында белдереп, яңаданяңа уңышлар теләде.

Муниципаль район хакимиятендә күпъеллык намуслы фидакарь хезмәтләре белән районыбыз данын арттырган бер төркем алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды. Аны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залдагы бүләк ияләренең һәммәсен дә горурлыгыбыз, дип атады, тырыш хезмәтләре районыбыз казанышларында чагылуы турында белдереп, яңадан яңа уңышлар теләде. Иң тәүдә хөрмәтле хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать итеп, аларның озак еллар салган намуслы хезмәтенә бәһа бирде һәм ихлас теләкләр белән аларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Рәхмәт хаты белән Зинфира Шакирҗан кызы Усманова бүләкләнде. Ул 30 елдан артык район финанс идарәлегендә икътисадчы, дәүләт керемнәре бүлегенең баш белгече булып эшләде, район бюджеты керемнәрен икътисади нигезләп тормышка ашыруга, бюджетның керемнәр өлешен ел саен арттыра баруга лаеклы өлеш кертте. Яшь белгечләр өчен тәҗрибәле остаз булып тора, күп санлы бүләкләргә ия. Бүләк иң ихлас изге теләкләргә өстәмә булсын, дип теләде хакимият башлыгы. Гали Габдулла улы Мөлеков хаклы ялга киткәнче ДОСААФның район комитетын җитәкләде. Аның кул астында оешма күп тапкырлар республикада призлы урыннар яулады. Ул СССР ДОСААФының X съезды делегаты булып та сайланды. Районыбызда оборонамасса һәм спорт эшчәнлеген, ату спорты, биатлон һәм мотоузышлар оештырды, спортның бу төрләре буенча күп җиңүчеләр әзерләде. Яшь коллегалары һәм барлык райондашларыбыз арасында олы ихтирамга ия. Районыбыз данын үстерү хакына күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 75 яшьлек юбилее хөрмәтенә бүләкләнде. Азат Эрнст улы Санъяров – муниципаль район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары. Озак еллар Социаль иминият (страхование) фондының төбәк бүлекчәсендә эшләп, бай тәҗрибә туплады. Эшчәнлегендә страховка иганәләренең үзвакытында кертелүенә, хисап документларының төгәл эшләнелүенә, пенсияләр һәм пособиеләр тәгаенләнгәндә страховкаланылган шәхесләрнең хокуклары үтәлешенә зур игътибар юнәлтте. Бүген муниципаль район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасында бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын артабан үстерүгә уңайлы шартлар тудыруга булышлык итә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде. Районыбызның иң югары бүләге – Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Почет грамотасына районыбызның алты хезмәткәре лаек булды. Алар арасында Луиза Марсель кызы Абдрахманова – Балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры да бар. Тәҗрибәле һәм үтә җаваплы белгеч, яхшы белемле, талантлы җитәкче кул астында спорт мәктәбе яхшы эшли, биредә тәрбияләнүчеләр югары уңышларга ирешә. 2019 елда гына районыбызда 600дән артык бала төрле дәрәҗәле 120 ярышларда катнашкан, алардан 530 кеше җиңүчеләр һәм призлар булды, 375е спорт разрядларын үтәде, бер бокс буенча БР чемпионы, билбау көрәше буенча бер дөнья чемпионы үсеп чыкты. Ул даими рәвештә биредәге эшчәнлекне яхшырту, ГТО рейтингы буенча районыбызны тагын да югарырак күтәрү, спортмасса чараларын күбрәк оештыру хакына хезмәт сала, район халкын, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә өлеш кертә. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм алтын юбилее уңаеннан бүләкләнде. Фән Зөфәр улы Големов – муниципаль унитар су белән тәэмин итү предприятиесе директоры. Барлык җитештерү мәсьәләләрен оператив рәвештә һәм тиешле дәрәҗәдә хәл итә, предприятиенең бурычларын тайпылышсыз үти баруына ирешә. Аның җитәкчелегендә суүткәргеч челтәрләргә капиталь ремонт үтте, яңа суалгыч сафка кертелде, шул аркада район үзәгендәге челтәрдә су басымы түбәнәюгә юл куемый. Ул шулай ук биологик чистарту корылмасын сафка кертү эшчәнлегенә дә җитәкчелек итә. Районыбызның җәмәгатьчелек тормышында актив катнаша, муниципаль район Советы депутаты, коллективы һәм халык арасында олы абруйга ия. Әлеге бүләк намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан бирелде. Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина – мәгариф бүлегенең әйдәүче белгече. 1989 елда юнәлтмә буенча районыбызга эшкә кайтып, утыз елга якын Тукай башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булды, Рапат урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укытты, директор булды. Вазыйфа бурычларына җаваплы каравы белән аерылып тора, оештыручы сәләтенә ия, инициативалы, укучыларга һәм әти-әниләренә изгелекле укытучытәрбияче дә. Талантлы балаларга аеруча игътибар бүлә, район бәйгеләрендә аның укучыларының иншалары ел саен призлы урыннар ала. Шигырьләр иҗат итә, оста җырлый, һәр ел үзешчән сәнгать смотрында катнаша. Бай тәҗрибәсен даими рәвештә коллегалары белән ихлас уртаклаша. Мәгариф бүлегенең әйдәүче белгече буларак, 9 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үтүенә күзәтчелек итә, сынауларның үтәкүренмәле булуына ирешә. Югары һөнәри осталыгы, озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде. Илдар Әхмәтгадил улы Рәхимов – “Чакмагыш электр челтәр- ләре” муниципаль унитар предприятиесе директоры. Үзен киң эрудицияле, эзмә-эзлекле, таләпчән һәм тәҗрибәле җитәкче итеп танытты. Ул җитәкләгән предприятие икътисади тотрыклы эшли, елданел башкарылган эш күләмнәрен арттыра тора, хезмәт күрсәтү һәм түләүләрнең үзвакытында үтәлүенә ирешә. Коллективта һәм халык арасында абруй һәм ихтирамга ия, кулланучылар белән ипле мөгамәләле, районыбызда үткән төрле күләмдәге чараларны оештырып үткәрүдә актив катнаша. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләнде. Равил Хәмит улы Фәезов – Федераль казначей идарәлегенең Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсенең 49 санлы бүлеге начальнигы урынбасары. Районның финанс системасында зур хезмәт тәҗрибәсенә ия. Югары һөнәри дәрәҗәдә Русия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары үтәлешен, касса хезмәтләндерүе буенча бүлек коллективының анык һәм тотрыклы эшчәнлеген оста оештыра һәм тәэмин итә. Коммуникабельле, җаваплы җитәкче, тәҗрибәле финансист, яшь белгечләр өчен остаз да. Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы, коллегалары һәм район халкы арасында зур ихтирамлы. Күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан бүләкләнде. Рима Рим кызы Рәхимова – муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы. Муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар эшчәнлегенә күзәтчелек итә. Район эшкуарлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аларның мәдәни-масса чаралар үткәргәндә катнашуларына булыша. Районыбызның социаль-икътисади күрсәткечләрен бәһалау һәм анализлауда катнаша. Коллегалары белән тыгыз дустанә мөнәсәбәттә, хезмәт сөючән, тыңлаучан, эшенең йомгаклары өчен үтә җаваплы кеше буларак, даими рәвештә һөнәри белемен күтәреп тора. Әлеге бүләккә күпъеллык намуслы хезмәте өчен һәм истәлекле юбилее хөрмәтенә лаек булды. Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр: Азат Марат улы Исламов – Яңа Балтач урта гомум белем бирү мәктәбенең физика һәм технология укытучысы. Укучыларда инициативалылык, үзаллылык, иҗади эшчәнлек сәләтләрен үстерә, алары физика һәм технология буенча район һәм республика олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулый, тулы өлгерешкә ирешә. Ул район укытучыларының методик берләшмәсендә дә актив катнаша. Даими рәвештә осталык дәресләре күрсәтә, яшь укытучыларга методик ярдәм оештыра. Мәгариф өлкәсендә ирешкән зур уңышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде. Светлана Мәгънәви кызы Хәлиуллина – гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы, укыту методикасын бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Аның укучылары бөтен фәннәрне дә яхшы үзләштерә, олимпиадаларда катнаша, илебез һәм республика күләмендә үткән тикшеренү эшләре бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Ул “Русиянең иң яхшы укытучылары” дигән Бөтенрусия бәйгесендә җиңеп, РФ Президенты Грантына ия булды. Мәгариф тармагында ирешкән уңышлары һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Читайте нас: