ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тайняш якларында – зур төзелешләр

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренең берлектә урыннарга чыгып, хакимият көннәрендә катнашуы дәвам итә.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләренең берлектә урыннарга чыгып, хакимият көннәрендә катнашуы дәвам итә. Аның чираттагысы Тайняш авыл биләмәсе үзәгендә мәдәният йортында урындагы хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов, идарә әгъзалары, хуҗалык белгечләре, төрле ведомстволар вәкилләре катнашлыгында үтте һәм үтә фәһемле булгандыр, дип ышанасы килә. Чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бүгенге очрашуның максатларын аңлатты, көн тәртибе белән таныштырды, форсаттан файдаланып, биредә утыручыларны сорауүтенечләрен җиткереп, үзләрен канәгатьләндерерлек җаваплар алырга өндәде. Иң тәүдә Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков узган елдан бүгенге көнгә кадәрге социаль-икътисади хәл, тормышкөнкүреш, төзүтөзекләндерү һәм иҗтимагый эшләр, хокук тәртибен саклау, медицина хезмәтләндерүе һәм башка юнәлешләр турында җентекле хисап белән чыгыш ясады. Биләмәгә Тайняш, Иске Балак, Әхмәт, Каран, Сары Айгыр авыллары берләшкән, барлыгы 509 хуҗалыкта 1139 кеше яши. Шулардан 73е – 6 яшькә кадәрге сабыйлар, 223 кеше – 18 яшькәчә үсмерләр. 3 күп балалы гаиләдә 105 сабый бар, ике тулы булмаган гаилә, бер ялгыз ана балаларын үзләре үстерәләр. Эш эшендәгеләр 608, хаклы ялдагылар 308 кеше. 219 кеше авыл биләмәсеннән читтә эш урыннары тапкан, сәүдә тармагында 19 кеше мәшгуль, 3 егетләре армия сафларында хезмәт итә. Узган елда 11 сабый дөньяга килгән, 16 кеше вафат булган. Шәхси ихаталарда 633 баш сыер малы, 305 сарык, 46 кәҗә, 14 ат исәпләнелә. Биләмәдә “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара, анда 135 кеше хезмәт урыны тапкан. Районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе көндәлек эшчәнлеге белән беррәттән биләмәдәге барлык социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә дә алмаштыргысыз ярдәмче һәм ныклы таяныч та. Дүрт ел рәттән Җирле инициативаларны хуплау программасында да сизелерлек финанс ярдәме күрсәтеп тора, башка мәшәкатьләрдә дә һәрвакыт ярдәмнәрен тоеп торалар. Ел әйләнәсе хуҗалык техникасы белән кышларын юлларны кардан тазартып, башка чорларда тигезләп торалар, чүп үләннәрен чабуда да, җыештыру-төзекләнерү мәлләрендә дә транспортлата ярдәмнәре бәһалап бетергесез. Форсаттан файдаланып, биләмә башлыгы хуҗалык җитәкчесе Фәргать Фәрит улына да, идарә әгъзалары һәм хуҗалык хезмәткәрләренә дә ихлас рәхмәт җиткерде. Биләмәдә Тайняш урта мәктәбендә 82 укучыга 13 укытучы һәм 12 техник персонал белем һәм тәрбия бирә, 40 бала тәрбияләнгән балалар бакчасында 6 хезмәткәр эшли. 4 фельдшер-акушерлык пунктында тәүлек әйләнәсе шулкадәр үк фельдшер халык сәламәтлеге сагында тора, почта элемтәсе бүлекчәсендә 5 һәм саклык банкында бер кеше эш урыннары тапкан. Биләмәдә мәдәни хезмәтләрне Каран авылындагы филиалы белән Тайняш авылы мәдәният йорты, Тайняш һәм Әхмәт авыл китапханәләре күрсәтә, аларда төрле чаралар еш үткәрелә. Урта мәктәптә спорт залы олысыкечесенә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тән тазалыгына ирешергә ярдәм итә. Биләмә халкын көндәлек кирәк-яраклар белән 5 сәүдә ноктасы тәэмин итә, шәхси эшкуарлар Салават Бәдретдинов, Дамир Шәфыйков, Илвер Миһранов, Радис Шәңгәрәев, Фнүнә Гайсина, биләмәдә төрле чараларда ярдәмнәреннән баш тартмыйлар.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 12 санында укый аласыз)
Читайте нас: