ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Тозлыкуш яклары күркәмләнә төшә

Муниципаль район хакимияте һәм аның структуралы подразделениеләре, районыбызда эшчәнлек алып барган предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең урыннарга чыгып профилактика көннәрендә катнашуы дәвам итә.

Муниципаль район хакимияте һәм аның структуралы подразделениеләре, районыбызда эшчәнлек алып барган предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең урыннарга чыгып профилактика көннәрендә катнашуы дәвам итә.
Чираттагы шундый чара Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе үзәгенең мәдәният йортында төрле авыллардан җыелган биләмә Советы депутатлары, хуҗалыклар, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, авыллар активы һәм күмәк халык катнашлыгында үтте. Җыелышны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов бүгенге очрашуның максатларын, көн тәртибен аңлатты, форсаттан файдаланып, халыкны үзләрен кызыксындырган сорау-үтенечләрне бирегә килгән җитәкчеләргә һәм хезмәткәрләргә җиткереп, тиешле җаваплар алырга чакырды. Гадәттәгечә, иң тәүдә 2019 елда биләмәдә социаль-иҗтимагый хәлләр, халыкның тормыш-көнкүреше, авылларда төзү-төзекләндерү юнәлешендә башкарылган эшләр, агымдагы елга һәм якын киләчәккә планнар турында Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова тәфсилләп чыгыш ясады. Бу биләмә районда иң эреләрдән санала – биредә 2000 кеше яши. 753 гаиләнең 211ендә балигъ булмаган 364 сабый үсә. 20 гаилә күп балалы, аларда 72 бала исәпләнә. Социаль хәвеф төркеменә 4 гаилә кертелгән, аларда 12 бала бар. Узган чорда 15 бала ту- ган, 30 кеше якты дөньядан ки- теп барган. Барлыгы 10 никах тер- кәлгән, 7 гаилә таркалган. Ел дәвамында 5 гаилә өй туйлаган, яңа төзелеп сафка кертелгән торак мәйданнарының гомум күләме 602 квадрат метр тәшкил итә. Шәхси хуҗалыкларда 1129 баш сыер малы (284-е – савым сыерлары), 925 сарык һәм кәҗә, 29 ат, 3400 баш кош-корт, 330 умарта күчләре исәпләнә. Биләмә территориясендә “Алга” һәм “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозлары финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара. Авыллар халкының зур күпчелеген тотрыклы эш урыннары һәм хезмәт хакы белән тәэмин итүдән тыш, ике хуҗалык та биләмәдәге бөтен мәшәкатьләрдә алмаштыргысыз ярдәмче, терәктаяныч та булып кала. Алар юлларны карап тоту, су белән өзеклекләрсез тәэмин итү, төрле чаралар оештырганда финанслата терәк булу һәм башкалар өстенә төзү-төзекләндерү, көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешләрендә дә бәһалап бетергесез ярдәм күрсәтеп торалар. Тозлыкуш урта, Сыйрышбаш тулы булмаган урта һәм Каразирек башлангыч мәктәпләрендә 122 укучыга барлыгы 20 укытучы белем һәм тәрбия бирә, авыллардан аларны ике мәктәп автобусы йөртә. 2 балалар бакчасында 39 бала тәрбияләнә, 5 фельдшер-акушерлык пункты, шәхси эшкуарларның 8 сәүдә кибете, бер саклык банкы бүлекчәсе, “Русия почтасы”ның 2 бүлекчәсе, 3 авыл мәдәният йорты һәм 3 авыл китапханәләре, 5 мәчет халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хезмәт итә. Зур биләмәнең мәшәкатьләре дә зур. Авыл территорияләрен санитар тазарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү җәһәтендәге эшләрнең ел әйләнәсенә тукталып торганы юк, диярлек. Апрельдән сентябрьгә кадәр берничә мәртәбә санитар тазарту чаралары уздырылган, елгалар буйлары, зиратлар, чишмәләр яхшылап каралган. Чүп үләннәрен даими чабып торганнар. “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә Сыйрышбаш, Тозлыкуш, Кәшәк һәм Таскаклы авылларында йөзәрләгән төп нарат, чыршы, каен, миләш агачлары утыртылган.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 16 санында укый аласыз).
Читайте нас: