ИГЕНЧЕ
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Тыныч тормышның кадерен белегез”, – диде Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Фәрит ага Дәүләтшин муниципаль район хакимияте башлыгы белән очрашуда

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын йортларына барып котлавын дәвам итә. Шушы көннәрдә ул район үзәгендә гомер кичерүче яугир һәм хезмәт ветераны Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшин янында булды.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын йортларына барып котлавын дәвам итә. Шушы көннәрдә ул район үзәгендә гомер кичерүче яугир һәм хезмәт ветераны Фәрит Хаҗгали улы Дәүләтшин янында булды. Фәрит ага 1921 елның 20 июлендә Яңа Коты авылында дөньяга килгән. Авыл мәктәбендә 9 сыйныф тәмамлаган. 1940 елда язмыш җилләре аны Урта Азия тарафларына алып китә. Кыргызстанда сельпо бухгалтеры булып эшләгән җиреннән 1941 елның апрелендә хәрби хезмәткә чакырыла. Зенит артиллериясе дивизионында хәрби һөнәр үзләштергәч, 1942 елдан фронтта дошманга каршы көрәшкә кушыла. Калинин, Воронеж, Балтыйк буе, Ленинград фронтларында алышларда катнаша. “Хәрби казанышлары өчен” (1944), “Германияне җиңгән өчен” (1946) медальләре белән бүләкләнә. Смоленск өлкәсендә немецлар оборонасын өзүдә катнашкан (1943), Демидов шәһәрен азат иткән (1943), Витебск оборонасын өзгән өчен (1944), Полоцк, Двинск шәһәрләрен азат иткән өчен (1944), Шауляй шәһәре янында немецлар оборонасын өзгән өчен (1944) Верховный баш командующий И.В.Сталинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүе дә аның куркусыз яугир булганлыгын дәлилли. Хәрби хезмәттән 1946 елның мартында демобилизацияләнеп кайткач, берара “Знамя” колхозында эшләп ала да, нефтьчеләргә барып урнаша. Шофер һөнәрен үзләштерә, “Чакмагыш нефть” идарәлегендә хаклы ялга чыкканчы шул һөнәре буенча эшли. Үзе кебек үк ут-сулар кичкән яугир кыз – Яңа Каръяуды авылында туып үскән Шәмсия Сәхәветдин кызы белән гаилә коралар. Тормыш иптәше гомер буена Яңа Котыда фельдшер булып эшләгән. Гаиләдә Фәнил һәм Фидус исемле уллар, Ләлә исемле кыз үсә, барысы да әтиләре юлын сайлый. Фәнил Нижневертовскида төпләнгән, гомер буе нефтьчеләрдә эшләгән, Фидус исә Семилетка авылында яши, шушы ук һөнәр иясе. Зилә тормыш юлдашы, Чакмагыш егете Ринат Фәрит улы Шәехов белән гаилә корып, Когалымда эшлиләр. Хаклы ялга чыккач, Чакмагышка кайтып төпләнәләр.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 18 санында укый аласыз)
Читайте нас: