Барлык яңалыклар

Илебез тарихында тирән эзлеләр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы реканс Фәнил улы Ямалеев, Бр Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең генеральный директоры вадим васильевич Соколов, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә яшәгән бер төркем Бөек ватан сугышы һәм тыл ветераннарының йортларына барып, Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан муниципаль район хакимияте башлыгы реканс Фәнил улы Ямалеев, Бр Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы рәмилә Харис кызы Сәлимгәрәева һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә яшәгән бер төркем Бөек ватан сугышы һәм тыл ветераннарының йортларына барып, Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң тәүдә Иске Үзмәш авылында гомер кичерүче Рифгать Фаяз улы Баяновта булдык. Ул 1927 елда туган, Митрә-Әюптә сигезьеллык мәктәптә белем алган. 1944 елның 12 декабрендә хәрби хезмәткә алынган. Балтыйк буе хәрби округында әсир төшкән дошманнарны саклап озатып йөрүче гаскәрләрдә хезмәт иткән. 1949 елда демобилизацияләнеп кайтканнан соң бухгатерлар курсларын тәмамлый. 1949-1975 елларда бухгалтер, 1976-1993 елларда хуҗалыкта ревизия комиссиясе рәисе була. Тормыш юлдашы Әфидә ханым белән 68 ел гомер кичереп, дүрт бала тәрбияләп үстергәнннәр. Ветеранның күкрәген “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышы ордены бизи, күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия. Үзенә күрсәтелгән олы хөрмәт өчен Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны ихлас рәхмәтләренә кушып, изге теләкләр җиткерде. Артабан Юмаш авылында каһарман яугир Николай Афанасьевич Осиповта булдык. Ул 1925 елның 13 декабрендә туган. Юмаш мәктәбендә өлгеле тәртибе, тырышып укуы белән аерылып торган. 1943 елның 30 гыйнварында Бөек Ватан сугышына алынган. Чкалов (Ырынбур) өлкәсе Бозаулык шәһәрендә пехота училищесында тизләтелгән уку программасы белән укып чыгып, шул елның җәеннән утка керә. Брянск, Тула, Смоленск шәһәрләрен азат иткән легендар командармнар Рокоссовский, Ватутин кул астында 58 нче укчы полкта 1943 елның июлендә Курск дугасында барган бәрелешләр дә авыр яра ала. Озак вакыт госпитальләрдә дәваланып, имгәнү сәбәпле шул елның 12 ноябрендә хәрби хезмәттән азат ителә. Икенче группа Бөек Ватан сугышы инвалиды кайту белән колхозда эшкә чума. Артабан бакчачылыкка укып чыга, яшелчә-җимештән бай уңыш үстереп дан ала. Гомер юлдашы Вера Самсоновна белән дүрт бала үстерәләр.
(Язманын ахырың гәзитебезнең 23 санында укый аласыз).