ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тулы әзерлектә каршы торырга

Муниципаль район хакимияте каршындагы гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча штабының чираттагы утырышы үтте. Анда язгы ташкыннар чорын имин үткәреп җибәрүгә әзерлек һәм районыбызда йогышлы чирләр таралуны искәртү мәсьәләләре каралды. Чарада Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Туймазы төбәк бүлекчәсе начальнигы Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова да катнашты. Утырышны штаб начальнигы урынбасары – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды. Иң тәүдә районыбызда язгы ташкын чорында су объектлары сакланышын тәэмин итү турында муниципаль район хакимиятенең гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш бүлеге белгече Алик Борис улы Халиков чыгыш ясады. Ул буакүперләр торышын, суалгыч системаларга агым сулар килеп кермәсен өчен күрелүче чараларны бәян итте, су басу мөмкин булган урыннарда халык белән башкарылган эшләрне атады. Яз – төрле йогышлы чирләр баш калкытып, аеруча көчәеп китә торган чор. Алар таралуга юл куймау максатында һәр ел көчәйтелгән режимда кискен чаралар күрелеп тора. Быел исә бу чор дөньяда коронавирус штаммы таралуга бәйле игълан ителгән пандемиягә туры килде. Тоташ илебездәге кебек үк, республикада һәм шул исәптән районыбызда аның кискен таралуына юл куймау максатында җитди чаралар күрелә. Алар турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Эрик Фәйзулла улы Фазлыйәхмәтов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Рим улы Хаков, “Изгелек территориясе” халыкны социаль яклау үзәге директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов, муниципаль район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Эрнст улы Санъяров, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, социаль приют мөдире Зөлфия Касыйм кызы Тимергалиева, Бакалы өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны реабилитацияләү үзәгенең Яңа Балтачтагы филиалы директоры Наил Гамбир улы Шакиров белән Рәҗәптәге филиалы директоры Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, өсте ябулы “Чакмагыш – Арена” боз шугалагы директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов һәм башкалар тәфсилле сөйләде. Роспотребнадзор вәкиле Әлфия Гыймазетдин кызы Гайнанова һәр учреждениедә күрелгән чараларга уңай бәһа бирде, артабан да халык иминлеген тәэмин итү хакына тырышлыкны йомшартмаска чакырды. Райондашларыбыз игътибарына тагын бер тапкыр шуны җиткерәбез: йогышлы чирләр таралуны кисәтү максатында күрелгән барлык катгый чаралардан куркырга кирәкми, мондый чикләүләрнең эффектлы икәнлеген башка дәүләтләр тәҗрибәсендә күреп торабыз. Шуңа күрә паникага бирелмәскә, табиблар һәм власть органнары таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, шәхси гигиена һәм башка саклану чараларын тотарга чакырабыз. Йогышлы чирләр таралу хәвефе үтү белән үк андый чикләүләр дә бетереләчәк.


Хөрмәтле райондашлар!


Русия Президенты Указы белән 28 марттан 5 апрельгә кадәр эш хакы түләнелүче ял атнасы игълан ителде. Әлеге чара – бөтен дөнья илләрен чолгап алган йогышлы вирус авыруы таралуны кисәтү макстында кабул ителгән саклык чарасы. Шуңа да яшәешебез иминлеген тәэмин итү хезмәтләре хезмәткәрләреннән тыш, барлык оешма учреждениеләр, предприятиеләр хезмәткәрләре бер атна буена түләүле ял итәчәкләр. Табиблар шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, артабан иммунитетлары какшаган, хроник чирләр белән интегүчеләргә дә күбрәк өйдә торырга киңәш итә. Йомыш төшеп магазиннарга, даруханәләргә бару мохтаҗлыгы килеп туса, махсус саклангыч маска, перчаткалар кияргә, урамнан кергәч, кулларны сабынлап юарга яки антисептиклар белән эшкәртергә киңәш итәбез. Өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек, медикаментлар һәм башка кирәк-яракларны волонтерлар, социаль хезмәткәрләр һәм почта хезмәткәрләре дә китереп бирә ала. Вакытлыча кертелүче бу чикләүләргә аңлап карарга чакырабыз: барысы да үзебез өчен – шәхсән һәм гаиләләребез, якыннарыбыз иминлеге өчен эшләнелә. Паникага бирелмик, үзебезне һәм якыннарыбызны төрле чирләрдән саклыйк. Эпидемия хәвефе бетү белән һәртөрле чикләүләр дә бетереләчәк, ә алар, белүегезчә, чирне йоктырып таратуга юл куймау максатын күз уңында тота. Иминлегебез – үз кулыбызда бит.
Читайте нас: